Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бергә барысын да булдырабыз

1988 елның 17 августында Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте оештырыла. Бу ирекле иҗтимагый оешманың бурычы – сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, шулай ук аларны заманча җәмгыятькә яраклаштыру.

- Кама Тамагы район инвалидлар оешмасы 1988 елның 19 маенда оешты, - диде күп еллар буена җәмгыятьнең җирле бүлегенә җитәкчелек иткән Анна Зубарева. - Гамәлгә кую конференциясендә район хакимияте, халыкны социаль яклау, җирле үзидарә вәкилләре, шулай ук инвалидлар катнашты. Ә җәмгыять барлыкка килүнең чишмә башында район инвалидларын аны оештыруга җәлеп итү буенча зур эш башкарган Валентина Владимировна Дорожкова торды. Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм хезмәт ветераннары булган 200 дән артык кеше үз хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләрен бергәләп хәл итү өчен берләште. Валентина Дорожкова үзе дә балачактан инвалид, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемалары турында яхшы белә. Ул үз эшен мораль, көнкүреш (конкрет бурычларны хәл итү) һәм инвалидларга психологик ярдәм күрсәтү буенча төзеде, шәхси вакыты белән исәпләшмичә, беренче чакыру буенча ярдәмгә килде. Хәзер ул лаеклы ялда, әмма кайгыртуга һәм игътибарга мохтаҗ кешеләргә булышуын дәвам итә…

Анна Зубарева 1994 елда оешма рәисе итеп сайлана һәм инвалид яшьләрне һәм инвалид балаларны, аларның ата-аналарын җәмгыятькә җәлеп итү эшен башлап җибәрә. Инвалидлар ункөнлеге үткәрү, инвалид балаларның өйләренә килеп Кыш бабай котлавы, хәйрия чыршы бәйрәме, инвалидлар арасында иҗат фестивальләре һәм спартакиадалар үткәрү традициясе булдырыла.

- Кешеләр рухи яктан ялгыз булмасын, аралашудан һәм аларга карата игътибардан читтә калмасын өчен социаль тернәкләндерү һәм төрле мәдәни чаралар уздырдык, - дип дәвам итте Анна Анатольевна. - Район музее белән тыгыз элемтәләр җайга салынды, анда без еш кунак була идек. Безне түгәрәк өстәл артында уза торган чараларга чакыралар иде, аларда без барыбызны да борчыган мәсьәләләр турында фикер алыштык. Инвалидлар өчен тематик экскурсияләр һәм җәмгыять әгъзаларының эшләреннән күргәзмәләр үткәрелде. Үзәк китапханәдә якташ язучыларыбыз иҗатына бәйле очрашулар, тематик викториналар, танып-белү темаларына кызыксыну уяту, күңел күтәренкелеге булдыру максатыннан бик күп чаралар узды. Без һәрвакыт районда барган вакыйгалар үзәгендә булдык, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә актив катнаштык, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның өйләренә барып, хәйрия марафоны кысаларында җәмгыять әгъзалары мохтаҗларга ярдәм иттеләр.

Мөмкинлекләре чикле кешеләргә тернәкләндерү чаралары узу өчен дә, шулай ук инвалидлыклары булган кешеләрнең тормыш сыйфатына бәйле көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышуы өчен дә Кама Тамагы тернәкләндерү үзәгенең ишекләре һәрвакыт ачык. Сәламәтлекне ныгыту һәм актив яшәү рәвеше алып бару өчен оешма физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүдә ярдәм итү бурычын куя. Районда даими рәвештә спорт спартакиадалары уза, анда инвалидлар кул көрәше, өстәл теннисы, шашка, шахмат, дартс, тартылу кебек спорт төрләрендә актив катнашалар.

Спорт ярышлары, кагыйдә буларак, «Акчарлак» спорт комплексында уза, ә йөзәргә теләүчеләр өчен монда бер дигән бассейн бар, өстәвенә, инвалид балалар һәм балачактан инвалидлар анда түләүсез йөри ала…

Армрестлинг һәм бадминтон буенча уңышлары белән районда гына түгел, аның чикләрендә дә билгеле булган иң актив параспортчыбыз – Светлана Никаншина. Күптән түгел ул Анна Анатольевнадан иҗтимагый оешма җитәкчелеге эстафетасын кабул итеп алды. Светлана газетабызга җәмгыятьнең бүген ничек яшәве турында сөйләде.

- Хәзерге вакытта иң мөһим бурычларның берсе – физик культура һәм спорт ярдәмендә инвалидларны физик, рухи яктан үстерү һәм тернәкләндерүгә ярдәм итү. Һәрберебездә сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш формалаштыруга һәм инвалид яшьләрне спортка, актив хәрәкәткә җәлеп итүгә безнең команданың тиздән өстәл уеннары буенча ачык ярышларга Казанга баруы да ярдәм итәчәк. Минем белән бергә командага Динар Мифтахов, Игорь Дыренков, Александр Комаров һәм Наталья Капралова керде. Ә сентябрьдә Мәскәү өлкәсендә парабадминтон буенча ярышлар булачак, анда без тренер Альберт Ильин җитәкчелегендә Динар белән катнашырга җыенабыз. Кызганыч, оешманың үз транспорты юк, һәм мондый сәфәрләргә я шәхси автомобильдә барырга, я район предприятиеләре җитәкчеләренә яки иганәчеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә туры килә. Кагыйдә буларак, безгә һәрвакыт булышалар, ә без, үз чиратыбызда, хәлебездән килгәнчә, һәркемгә ярдәм итәргә тырышабыз.

Ил һәм дөнья үсешенең заманча тенденцияләрендә җәмгыятьнең «Бергә без барысын да булдырабыз!» дигән рәсми девизы тагын да зур әһәмияткә ия, шулай ук сәламәтлек буенча мөмкинлекләрнең чикләнүе - хөкем карары түгел, ул үзең өчен башка мөмкинлекләр – иҗат итү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр табарга сәбәп булып тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев