Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Беренчеләрдән булып дошман траншеяләренә бәреп кергән

1997 елдан район кулланучылар җәмгыятен җитәкләгән Нина Михайловна Колчина газетабызга авыр кырыгынчы елларда Ватанны саклаган оешма ветераннары турында искә төшерде.

Миронов Борис Иванович 1926 елның 23 февралендә ТАССРның Алексеевский районы Кыркүл авылында туган. 1941 елда 15 яшьлек егет Алексеевский кинофикациясендә киномеханик булып эшләгән. 

«8 яшемдә мин Кыркүл авылындагы башлангыч мәктәпкә укырга кердем, - дип искә ала Борис Иванович. - Аннары Алексеевский авылында укуымны дәвам иттем, алты сыйныф тәмамладым, ләкин мәктәпне ташлап, эшли башларга мәҗбүр булдым. 1943 елга кадәр киномеханик булып эшләдем...».

Совет Армиясе сафларына алынгач, 1943 елның сентябреннән 1944 елның маена кадәр 17 нче укчылар полкы курсанты, шәхси расчет командиры була.

1945 елның июнь аена кадәр Борис Миронов 19 нчы гвардия укчылар дивизиясенең 56 нчы гвардия укчылар полкында хезмәт итә. Сугышчан казанышлары өчен «Батырлык өчен», «Германияне җиңгән өчен», «Совет Армиясенә 30 ел» медальләре белән бүләкләнгән.

«Халык хәтере» порталында гвардия рядовое Борис Мироновны «Батырлык өчен» медале белән бүләкләү турындагы приказны һәм аның батырлыгы турындагы тасвирламаны табарга була: “Пилькаллен шәһәре районында дошман оборонасын өзгәндә, 1945 елның 13 гыйнварында беренчеләрдән булып дошман траншеяларына бәреп керде, гранаталар ыргытты һәм өч немец солдатын юк итте». Пилькаллен –  каты сугышлар барган шоссе юлларының мөһим төене. Совет гаскәрләре юлында Шлоссберг шәһәрчеге дә очрый. Хәзер ул Добровольск – Калининград өлкәсендәге авыл тибындагы поселок.

Җиңүдән соң кулланучылар кооперациясендә эшләгән

1945 елның июненнән - 7 нче өйрәнү танк полкы курсанты, 1294 нче СУ резервы базасы механик-йөртүчесе, 33209 нчы хәрби часть механик-йөртүчесе булган. 1950 елның 28 гыйнварында запаска җибәрелгән. 

1951 елда язмабыз герое мехчылар курсларын тәмамлаган, һәм шул вакыттан бирле Борис Ивановичның хезмәт тормышы кулланучылар кооперациясе белән тыгыз бәйләнгән, ул анда йон һәм мех чималы склады мөдире булып эшләгән, лаеклы ялга да шуннан чыккан.  

Менә шундый каһарман кешеләр, 1945 елда фашизмны җиңеп, сугыштан соң район файдасына тугры хезмәт иткәннәр…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев