Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Беренчеләр хәрәкәте» алга омтыла

Районыбыз укучылары Снежана Рахманова җитәкчелегендә «Алга! Киттек” республика форумында катнаштылар.

Форум өч көн дәвам итте. Беренче көнне форумда катнашучылар Универсиада авылына  урнаштылар һәм Казан буйлап экскурсиядә йөрделәр. Кама Тамагы урта мәктәбенең беренчел бүлеге әгъзалары Урам паркында, КФУда, Халыклар дуслыгы йортында, Казан ярминкәсендә, “Татмедиа”да, сәүдә-икътисад техникумында, ТР Милли китапханәсендә, Ак Барс аренада булдылар.

Икенче көнне алар үзләренең иҗади визиткаларын тәкъдим иттеләр, бу укучыларга башка командалар белән якыннанрак танышу мөмкинлеге бирде.

Балалар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Карина Сабирова: "Мин яңа дуслар табарга, шулай ук алдагы форумнарда танышкан дусларым белән очрашырга өлгердем. Барысы да бик ошый, мин бирегә тагын бер тапкыр килермен дип уйлыйм! Шулай ук һәрвакыт якын булган остазыбызга рәхмәт әйтәсем килә. Без аннан зур ярдәм һәм илһам алабыз".

Алинә Семагина: "Форумдагы кебек атмосфераны мин беркайда да күрмәдем. Монда булуыма мин бик шат. Алга таба да командабыз белән бирегә янә килербез дип өметләнәм".

Снежана Рахманова: "Мин ТР Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов һәм Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте рәисе киңәшчесе Максим Гулин белән шәхсән аралаштым. Алар яңа һәм кызыклы мәгълүмат белән уртаклаштылар, мин бик теләп аны район яшьләренә тапшырачакмын”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев