Беренчеләр тагын да күләмлерәк эшкә әзер
Казанда «Алга! Киттек!» «Беренчеләр хәрәкәте» республика премиясенең финалы булып узды.
Безнең районнан берьюлы ике команда лауреат исеменә ия булды: Красновидово мәктәбе командасы «Россия белән булу» номинациясендә, ә Олы Кариле мәктәбенең “Игелек кылучылар” коллективы “Бергә булу” номинациясендә җиңде.
– Премиянең максаты – хәрәкәттә катнашучыларны ел дәвамында гамәлгә ашырган игелекле инициативалары өчен бүләкләү. Болар – социаль проблемаларны хәл итүгә яки аерым бер төркем кешеләрнең яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән проектлар. Балалар патриотик тәрбия, экология, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итү кебек төрле өлкәләрдә үз инициативаларын күрсәттеләр, – диде җирле бүлекчә җитәкчесе Алинә Шакирова.
Моннан тыш, хәрәкәттә катнашучылар үзләренең иҗадилыгын һәм талантларын да күрсәткән. Яшүсмерләр форумның белем бирү программасында актив катнашканнар, дәртле флешмоблар биегәннәр, фикердәшләре белән аралашканнар, зур сәхнәдә үз командаларын күрсәткәннәр.
Берничә катнашучы үзләренең чарадан алган тәэсирләре белән уртаклашты.
Азалия Вафина, Олы Кариле мәктәбенең Беренчеләр советы рәисе:
– Безнең командага барыннан да бигрәк көн дәвамында барган һәм биш мавыктыргыч уен этабын үз эченә алган үсеш программасы ошады. Конкурсларның берсендә бер-беребез белән аралашырга һәм мәгълүмат белән эш итәргә өйрәндек. Оператор, монтажчы, журналист һәм сценарист рольләрен үзара бүлешергә, аннары көндәшләр командасы белән интервью үткәрергә, материаллар җыярга һәм яңалыклар сюжетын төзергә тиеш булдык. Без барлык биремнәрне дә уңышлы үтәдек һәм иҗади фикерләвебезне яхшырттык. Киләсе елда да шул ук урында вакытны күңелле уздырырбыз дип өметләнәбез.
Алинә Семагина, Кама Тамагы районы Беренчеләр советы рәисе урынбасары:
– Бу минем «Алга! Киттек!» премиясенә икенче тапкыр баруым. Бу юлы конкурс биремнәренең берсе буенча иҗади чыгыш әзерләргә кирәк булды. Безнең җирле бүлекчә командасының номеры гади иде, ләкин анда уртак кыйммәтләр һәм өйдәгечә булу ачык чагылды. Һәр катнашучы үзенең мавыгулары һәм хыяллары турында сөйләде, шул фонда күләгәләр театры күрсәтелде. Чыгышыбыз Владимир Шахрин һәм «Волга-Волга» төркеменең «Идел һәм Кама» җыры белән тәмамланды. Сәхнәгә чыгар алдыннан без тамашачыларның өметләрен акламабыз дип курыккан идек, чөнки башка районнарның чыгышлары югары дәрәҗәдә булды, әмма безнең дә барысы да бик яхшы үтте. Теләсә нинди тәҗрибә бәһасез, һәм хәзер без тагын да күләмлерәк эшкә әзер. Мин премиядән илһамланып, яңа идеяләргә баеп һәм үз районымда беренчеләр хәрәкәтен үстерү омтылышы белән кайттым!
Красновидово мәктәбенең Беренчеләр советы рәисе Анастасия Дубровина, Алинәнең сүзләрен җөпләп, команданың алга таба үсәчәгенә һәм яңа үрләр казаначагына ышанычын белдерде. Бу балаларның энтузиазмы һәм энергиясе – Беренчеләр хәрәкәтенең уңышка ирешүенә җирлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев