Беренче карарлар кабул ителде
Осинники авыл җирлеге депутаты Геннадий Арланов утырыш рәисе вазифасына тәҗрибәле депутатларның берсе – Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Илдус Сәгъдиев кандидатурасын тәкъдим итте. Утырышның төп мәсьәләсе муниципаль район башлыгын сайлауга багышланды.
Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың муниципаль берәмлекләренә бик игътибарлы һәм район җитәкчеләре постына кандидатураларга зур әһәмият бирә. Леонид Александрович Кама Тамагы районы башлыгы вазифасына Вазыйхов Наил Альберт улын тәкъдим итте. «Наил Альберт улы Вазыйхов районны 2019 елдан бирле җитәкли һәм үзен нәтиҗәле җитәкче буларак танытты, моны бер ай элек районга эш сәфәре белән килгән республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов та ассызыклады. Депутатларның бу кандидатураны хуплауларын үтенәм».
Кандидатураны шулай ук «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлеге дә хуплады. Башка тәкъдимнәр булмады.
Яшерен тавыш бирү барышында кандидат Вазыйхов Наил Альберт улы мөмкин булган 38 тавышның 38 ен җыйды (район Советының ике депутаты җитди сәбәпләр белән сессиядә булмады). Наил Вазыйхов депутатларга күрсәткән ышанычлары һәм хуплаулары өчен рәхмәт белдерде. «Бергәләп без күп нәрсәне яхшы якка үзгәртә алачакбыз», - дип билгеләп үтте ул.
Яңа сайланган район башлыгы антны укып чыкты һәм законлы хокукларга ия утырыш рәисе урынын алды. Депутатлар Наил Вазыйховны Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы итеп сайлануы белән котладылар.
Аннары ачык тавыш бирү юлы белән район башлыгы урынбасарын сайладылар. Ул Гыйниятов Илнур Таһир улы булды, аның кандидатурасын депутатлар бертавыштан хуплады.
Утырышта шулай ук элеккеге җитәкчесе вәкаләтенең вакыты чыгу сәбәпле, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына бәйге игълан итү турында карар кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев