Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Беренче чираттагы бурычлар

Южная Околица» ТИҮ Советы активистлары үз микрорайоннарын төзекләндерүне һәм ветераннарны котлауларын дәвам итәләр.

– Октябрь башында, Өлкәннәр көненә, без 80 яшьтән өлкәнрәкләр өчен 16 азык-төлек җыелмасы сатып алдык, - диде газетабызга «Южная Околица» ТИҮ Советы рәисе Татьяна Мозаффарова. – Ветераннарны ТИҮ Советы ел дәвамында да онытмый: иҗтимагый үзидарә территориясендә яшәүче олы яшьтәге кешеләрне туган көннәре белән котлыйбыз. Бу традицияне, 80 яшькә җиткән  һәм алардан олырак авылдашларны юбилейлары белән котларга тәкъдим итеп, «Южная Околица» ТИҮнең беренче рәисе һәм оештыручысы Юрий Ильин булдырды.

Бу юлы да ТИҮ Советы әгъзалары балачаклары катлаулы сугыш чорына һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән Екатерина Комарова белән Наилә Ибәтованы туган көннәре белән котладылар.

«Әлегә кадәр икмәк валчыкларын ташламыйм, гәрчә тавыклар да юк инде», - ди Катя апа (Гоголь урамындагы күршеләре дә, поселок халкы да аны шулай атап йөртә), ул авыр 1941 елда биш бала янына алтынчысы булып туган, һәм гаилә коточкыч ачлыкка дучар булган, әтиләре сугышка киткән һәм 1943 елда хәбәрсез югалып, бары хәтирәләрендә генә калган.
Ул унбер яшендә башка яшүсмерләр белән бергә колхоз басуларында башак җыйган, яз көне кар астыннан күренгән туң бәрәңгеләр, салам ташыган.…

Унсигез яшендә матрос булып эшләгән – баржада вахтада хезмәт куйган, аннары 40 ел Кама Тамагы май заводында эшләгән.

Ә Наилә Кәрим кызының туган көне, Укытучылар көне кебек үк, октябрьнең беренче атнасына туры килә. Ул үзенең беренче укытучысын – укучылары өчен чын интеллигентлык һәм әдәплелек үрнәге булган Дия Владимировна Кленкованы рәхмәт хисләре белән искә ала, Наилә Кәрим кызы да булачак һөнәрен аның үрнәгенәдә сайлаган.

«Алтмышынчы еллар башы... Мәктәпләрдә укытучылар җитми иде, һәм мин Варварино мәктәбендә математика укытучысы булып эшли башладым, - ди педагогик хезмәт ветераны. - Уку елы тәмамлангач, Казан педагогика институтына математика укытучысы белгечлегенә укырга кердем...»

Наилә Кәрим кызы үзенең 30 елдан артык гомерен педагогикага багышлаган һәм моңа беркайчан да үкенмәгән.

«Южная Околица» ТИҮ Советы әгъзалары микрорайон территориясен төзекләндерүне дә дәвам итәләр. 

Юруслан Мозаффаров, кырыгынчы елларда фронтка киткән Кама Тамагы сугыш ветераннары хөрмәтенә агач утырту традициясен дәвам итеп, болынга 6 каен үсентесе утырткан.

Аның әтисе – Хәким Мозаффаров Бөек Ватан сугышында катнашкан, Ленинград янында тәненә кыйпылчык кереп, каты яраланган, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
Южная Околицада яшәүче Ләлә Әхәтова болынга күпьеллык чәчәкләр түтәле утырткан. Хәзер биредә яшәүчеләр һәм кунаклар болыннан Идел киңлекләренә ачылган матур күренешкә генә түгел, төзекләндерелгән териториягә карап та соклана ала.  

Шулай итеп, Өлкәннәр ункөнлеге тәмамланды, ә микрорайонда яшәүчеләр файдасына ТИҮ эше алга таба да дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев