Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер көне дә эшсез узмый

Кайвакыт тормышта шундый хәлләр килеп чыга: көйләнгән ритмны теге яки бу сәбәп белән үзгәртергә туры килә.

Яңа шартларга һәркем дә яраклаша алмый, бары көчле кешеләр генә үз осталыкларын яңача куллана белә.

Мәйсәрә Гомәрова – шундый көчле рухлы кешеләрнең берсе. Ул биш елдан бирле Олы Салтык мәдәният йорты мөдире булып эшли. Бу көчле, актив хатын-кыз тормышында  авыр мизгелләр дә кичергән, ләкин ул беркайчан да төшенкелеккә бирелми һәм ышаныч белән алга бара.

Гомере буе мәктәптә эшләгән, 36 еллык педагогик стажга ия, тату коллективта яратып хезмәт куйган. Мәктәптә эшчәнлегенең соңгы елларында ул иҗат өчен дә вакыт таба, авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе була, чаралар оештыру белән шөгыльләнә.

Шулай да башта Мәйсәрә ханымның гаиләсе һәм тормыш юлы турында сөйләргә телим.

Ул Олы Салтыктагы Яруллиннар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килгән, әти-әнисе колхозда хезмәт куйган. Әтисе Карибулла абый механизатор булган, әнисе Кәүсәрә апа гомер буе фермада эшләгән. Әнисе иртә тол кала: Карибулла абый, авырып, 36 яшендә вафат була. Бу вакытта Мәйсәрә 5 сыйныфта, сеңлесе 4 сыйныфта укый, ә энесенең мәктәптә укый гына башлаган чагы була. Өч кечкенә баласы булган тол хатынга җиңел булмагандыр: ялгызы гына балаларын аякка бастырган, таңнан алып караңгы төнгәчә фермада эшләгән. Өйдә дә ишегалды тулы терлек-туар: ике сыер, сарык, йорт кошлары асраганнар. Боларга өстәп зур бакчалары булган. Барысын да бергә башкарганнар, бер-берсенә ярдәм итеп, тату гына эшләгәннәр –  балалар хезмәт белән тәрбияләнеп үскән. Алар барысы да туган авыллары Олы Салтыкта төпләнеп калган һәм хәзер дә шунда яшиләр. Сеңлесе Миңнегөл китапханәдә эшли, энесе Галимулла Яруллин – район имам-мөхтәсибе.

Үзенең хезмәт эшчәнлеген Мәйсәрә Карибулла кызы Казанда җитен комбинатында башлый. Соңрак туган авылына кайтып, колхозга кассир булып урнаша. Аннары колхоз рәисе аңа мәктәптә эш тәкъдим итә, Данышка башлангыч сыйныфлар укытучысы кирәк була һәм 20 яшьлек кыз ризалаша – педагогик эшчәнлеген башлап җибәрә. Шунда ук Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә.

Ике елдан Олы Салтык мәктәбендә вакантлы урын барлыкка килә һәм Мәйсәрә Карибулла кызы биредә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләвен дәвам итә, бу эшчәнлеккә 25 елдан артык гомерен багышлый.

Соңрак ул яңадан әзерлек үтә һәм география, технология, музыка һәм сәнгать дәресләрен укыта башлый. «Эшемне бик яраттым, коллективыбыз искиткеч тату иде, җитәкчебез –  Рөстәм Кәримулла улы Маннапов. Аның җитәкчелегендә озак еллар эшләдем, без аңа бик рәхмәтле. Ул бер дигән коллектив оештырды, барысын да тиешенчә көйли белде”, - ди Мәйсәрә Карибулла кызы.

Язмабыз герое 23 яшендә авылдашы Рәдиф Гомәровка кияүгә чыга. Ире колхозда “КамАЗ”да эшли, бик җаваплы һәм эшчән кеше була. Биш ел рәттән ел йомгаклары буенча район конкурсында беренче урынны яулый, ул чор өчен бик әһәмиятле бүләкләргә ия була. “Бервакыт хезмәте өчен тегү машинасы белән бүләкләнде, мин әле дә шул машинада тегәм. Зур телевизор һәм бик матур өч келәм алып кайтканын хәтерлим. Рәдиф улларыбыз өчен һәрвакыт үрнәк булды», - дип зур хөрмәт һәм җылылык белән искә ала ул ирен. Кайнанасы 12 ел урын өстендә яткан. Әлбәттә, бу җиңел булмагандыр, ләкин яхшы тәрбия нәтиҗәсендә кайнанасы 90 яшькә кадәр яшәгән. Ә 9 ел элек Мәйсәрә ханым тол калган һәм бөтен көчен эшкә юнәлткән.

Эшендә дә үзгәрешләр була. Авылда балалар саны елдан-ел кими бара, нәтиҗәдә мәктәп ябыла. Бу күп хезмәткәрләр өчен зур борчу тудыра. «Әлбәттә, башта җиңел булмады: хезмәттәшләрдән аерылдык, гадәти көн тәртибе үзгәрде, әмма миңа клубта эшләвем һәм, бөтен күңелемне биреп, яңа эшкә керешүем ярдәм итте. Мәктәп ябылганнан соң тагын бер ел сәнгать җитәкчесе булып эшләдем, аннары клуб мөдире Илфат Гарифуллин лаеклы ялга китте һәм мине клуб мөдире итеп билгеләделәр. Илфат Илһам улы безне, хезмәттәшләрен, ташламый, ул бик оста баянчы, хәзер дә безгә бик ярдәм итә: концертларда чыгыш ясый, беркайчан да баш тартмый, чөнки кешеләр белән эшләүнең зур җаваплылык икәнен аңлый, ә без исә тамаша залы буш булмасын өчен тырышып эшлибез. Авыл халкының, тамашачыларыбызның мәхәббәтен һәм ышанычын акларга тиешбез, авылдашларыбыз чыгышларыбыз турында уңай яктан сөйләгәндә, безгә дә күңелле. Мин,  педагог буларак, үз эшемне бик катгый бәялим. Биш елда ике грант оттык. Клубта хәзер бөтен әйберебез бар. Мәктәптә бергә эшләгән хезмәттәшем Лилия Заһидуллина белән эшлибез. 

Мәктәптә алган тәҗрибәнең яңа эш урынында да кирәге чыга. Соңгы елларда ул музыка, сәнгать дәресләре алып бара, укучылары белән төрле бәйрәмнәргә: 8 Март, 23 Февраль, Көзге бал, Яңа елга чыгышлар әзерли. Шуңа күрә аңа элегрәк тә кызыклы чаралар әзерләү белән шөгыльләнергә туры килгән. Ләкин клуб мәктәп түгел, монда күбрәк көч куярга кирәк. «Кайвакыт әллә китәргәме дип тә уйлап куям, ләкин үземнең кирәклегемне тоям, авылдашларым да эшлә әле, диләр. Хәер, үзем дә эшсез тора алмыйм, кәгазь эше күп, документлар белән эш итәргә кирәк, әмма мәктәптә эшләү тәҗрибәм булганга, боларның барысын да башкарам. Шуңа күрә тәҗрибәмнең кирәге чыкты, компьютерда эшләргә дә үзлектән өйрәндем, заманча техникадан башка булмый хәзер, - дип уртаклашты ул. - Мин укучыларымны еш күрәм. Очрашканда исәнләшсәләр, хәлләрне сорашып, сөйләшеп торсалар, бик күңелем була, сөенәм. Алар мәңгегә минем өчен якын кешеләр булып кала. Укучыларымның уңышларына һәм казанышларына куанам. Кайберләре педагогик белем алды, ләкин, кызганыч, белгечлекләре буенча эшләүчеләр аз. Башлангыч сыйныфларда Алсу Хәйруллинаны укыттым. Ул Кама Тамагы татар урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Аның әнисе дә, әбисе дә педагоглар иде, Алсу да гаилә династиясен дәвам итә. Әлбәттә, укучыларымның укытучы һөнәрен сайлавы күңелле, чын күңелдән аңа уңышлар телим!»

Мәйсәрә Карибулла кызының йортында кунаклар еш була, балалары кайта, туганнары да килә. Ике улы да югары белемлеләр, Казанда яшиләр һәм эшлиләр, еш кына гаиләләре белән әниләре янына кайталар. Ул инде 4 оныкның дәү әнисе, олысы 8 нче сыйныфта укый, кечесенә 2 яшь, Мәйсәрә ханым оныкларын бик ярата, аларны һәрчак шатланып каршы ала.

Бу атнада Олы Салтыкның актив иҗади кешеләре белән бергә «Идел Йорт» театр коллективлары конкурсы кысаларында яңа спектакль күрсәтеләчәк. Сүз уңаеннан, сценарийны Мәйсәрә Гомәрова үзе язган, бу аның яңа ролендә иҗади дебюты. Без, һичшиксез, премьера турында газета битләрендә язачакбыз.

Моннан тыш, Мәйсәрә Карибулла кызы озак еллар Олы Салтыкта сайлау участогы рәисе булып та хезмәт куя.

Ул яңалыкка өйрәнергә, җаваплылыкны үз өстенә алырга курыкмый. Ире вафатыннан соң, аңа руль артына утырырга туры килә. 56 яшендә машина йөртү таныклыгы ала һәм бүген аның машина йөртү стажы 9 елга якын.

Максатчан, бар эшне дә җиренә җиткереп башкаручы әлеге ханым күпләргә үрнәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев