Бер көне дә эшсез узмый
Буа районында туып-үскән Виталий Юмановны кыю рәвештә Кама Тамагының үз кешесе дип әйтергә була, чөнки аның хезмәт эшчәнлеге тулысынча диярлек безнең район белән бәйле. Ярты гасырдан бирле ул безнең районда хезмәт куя.
Мәктәпне тәмамлагач, ул үз көчен эшче һөнәрләрдә сынап карый. Аннары танк гаскәрләрендә армия хезмәте үтә. Буа мәдәният йортына эшкә урнашкач, мәдәният өлкәсенең үзе өчен булуын аңлый.
1976 елда гаиләсе белән безнең районга күченә һәм район мәдәният йортын җитәкли башлый, бер үк вакытта мәдәният институтында укый. Югары белем алганнан соң, партия эшенә күчерелә. Инструкторлык эшендә тәҗрибә туплагач, 1982 елда аны “Кызыл маяк” совхозына парторг итеп билгелиләр.
“Ул яхшы парторг булды, тыныч холыклы, эшчеләргә нәрсәне ничек эшлисен кычкырмыйча гына аңлата иде”, - дип искә ала ул чакта фермада сыер савучы булып эшләгән Наталья Макарова.
“Мин ул вакытта совхозда механизатор булып эшләдем, - ди Юрий Лукин. – Виталий Юманов белән дә очрашырга туры килә иде. Ул совхоз директоры белән бергә МТПда еш кына җыелышлар үткәрде”.
1985 елда Юмановлар гаиләсе янә район үзәгенә күченә, ә гаилә башлыгы район мәдәният бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнә.
Бу вакытта район мәдәният йортында мәдәният-агарту училищесы тәмамлаган яшь белгечләрдән торган төркем эшли башлый. Мәдәният йорты тулы көченә эшли – яңа чаралар үткәрелә, түгәрәкләр һәм берләшмәләр оештырыла.
“Ул бик таләпчән җитәкче иде, эшне алдан ук планлаштырды, без нинди чаралар әзерләячәгебезне алдан ук белеп тордык”, - дип искә ала ул елларда мәдәният йортында методист булып эшләгән Нәсимә Ибәтуллина.
Әмма вакыт бер урында гына тормый һәм берникадәр “партия тәнәфесе”ннән соң, Виталий Юманов район газетасы редакциясендә эшли башлый, күп тә үтми, аны баш мөхәррир итеп куялар. Бу, мөгаен, аның хезмәт эшчәнлегенең иң җаваплы чоры булгандыр, биредә ул 25 ел хезмәт куя. Авырлыклар җитәрлек була: типография җиһазлары иске, хезмәт авыр, нәтиҗә буларак, кадрлар еш кына алмашынып тора... Редакциядә тәҗрибәле, көчле журналистларны әле тәҗрибә тупларга өлгермәгән яшьләр алыштыра. Начар юллар буйлап иске “УАЗ” машинасында газета өчен материал тупларга бару да җиңелләрдән булмый. Яртышар ел хезмәт хакы түләнмәгән туксанынчы елларда газета чыгару өчен кәгазь табу батырлыкка тиң була.
Шулай да яңа мөхәррир эшкә сәләтле коллектив туплауга ирешә, газета чыгаруны җайга сала, хәтта ике яшь хезмәткәргә югары белем алырга киңәш итә, нәтиҗәдә редакция штаты профессиональ журналистлар белән тулылана.
Коллектив тәҗрибә туплый, мөхәррирнең ышанычы арта, газетаның атамасы үзгәрә, районга IT-технологияләр, интернет, цифрлы фотокамералар эрасы килеп җитә.
2007 елда республикада медиахолдинг оештырылып, барлык район газеталары аның канаты астына күчте. Оештыру эшләре газета мөхәррирләре, шул исәптән Виталий Юманов җилкәсенә дә төште.
2015 елда Виталий Алексеевич лаеклы ялга чыкты, дөрес, озакка түгел, бер елдан аңа район ветераннар оешмасы эшен җитәкләргә тәкъдим иттеләр һәм бүгенгәчә ул әлеге эш белән мәшгуль.
28 июнь көнне Виталий Юманов үзенең шәхси юбилеен билгеләп үтә. Редакция коллективы аңа иң изге теләкләрен җиткерә – без аңа сәламәтлек, иминлек, һәрвакыт алгы сызыкта булуын һәм яраткан эше белән шөгыльләнүен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев