Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер гасырлык гомер

Тәмтедә яшәүче Анастасия Корниловна Левашова үзенең йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Әлеге истәлекле дата белән юбилярны муниципаль район башлыгы Наил Вазыйхов һәм Тәмте авыл җирлеге башлыгы Игорь Зиновьев котладылар.

Анастасия Корниловна Кайбыч районы Сәмәкәй авылында туган. Кечкенә чагында гаиләсе Тәмте районының Свободный Труд поселогына күченеп килә. Настя биредә башлангыч мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамлый. Кызганыч, Настяның һәм аның яшьтәшләренең күпчелегенә белем алырга мөмкинлекләр булмый. 12-13 яшьтән үк яшүсмерләр эшли башлый. Настя да «Свободный Труд» колхозына урнаша. 

Ләкин кызның укуга омтылышы юкка чыкмый. Бераз үскәч, ул Тәмте училищесында һөнәр ала, аннан соң яслегә эшкә урнаша, күпмедер вакыттан әлеге учреждение эшенә җитәкчелек итә – ясле мөдире булып эшли башлый.

1941 елда кияүгә чыга, әмма күп тә үтми, ире Егорны сугышка алалар. Каенанасы белән яши. Сугыш чорының барлык авырлыклары яшь хатынның җилкәсенә төшә. Ирләр эшен башкарырга, җир сөрергә, тырмаларга, урман кисүдә катнашырга туры килә аңа. 1941 елда өч ай дәвамында ул башка хатын-кызлар белән бергә Казан каймасын төзи, окоплар казый.

Ире сугыштан яраланып кайта. Гаиләдә җиде бала туа. Бу вакытка Егор да, Анастасия дә Мичурин исемендәге колхозда эшлиләр.  Анастасия Корниловна дуңгызчылык белән шөгыльләнә, яхшы исәптә була, соңрак аны терлекчелек бригадиры дәрәҗәсенә күтәрәләр.

Колхозда эшләгәндә, Анастасия Корниловна «Атказанган дуңгызчылык хезмәткәре» исеменә лаек була, күп бүләкләре һәм грамоталары бар, аңа хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне исеме бирелгән. Бу кечкенә генә ханым 30 елдан артык авыл хуҗалыгында эшләгән. 1983 елда 60 яшендә лаеклы ялга чыккан.

Аның 12 оныгы, 16 оныкчыгы бар, инде бер оныкчыгының баласы туган. Анастасия Корниловнага якыннары бик игътибарлы. Хәзерге вакытта кызы Татьяна белән Казанда яши, ләкин Тәмтене дә онытмый, һәр җәйне ул биредә үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев