Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Белгеч: «Пенсия рәсмиләштерүне кичектергән очракта, аның күләме арта»

Пенсия рәсмиләштерүне бер елдан ун елга кадәр кичектереп торып була, бу очракта пенсия күләме арта. Бу хакта РИА Новостига сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.

Әлеге очракның күпмегә отышлы һәм айлык суммага нинди өстәмә түләүләр булуы турында Г.В.Плеханов исемендәге РЭУның статистика кафедрасы доценты Ольга Лебединская сөйләгән.

2022 елда пенсия яше ир-атлар өчен 61,5 яшь, хатын-кызлар өчен 56,5 яшь. Пенсия рәсмиләштерүне бер елга кичектереп, эшләүне дәвам иткән очракта, пенсия коэффициентлары саны арта.

«Эш бирүче рәсми хезмәт хакыннан күчергән түләүләр күбрәк булган саен, пенсия күләме дә арта», – ди белгеч.

Аның сүзләренчә, пенсия рәсмиләштерүне 12 айга кичектерсәң, төзәтмә коэффициент фиксацияләнгән сумма өчен 1,056, иминият түләве өчен 1,07 була. Биш елдан соң әлеге коэффициент фиксацияләнгән сумма өчен 1,36, иминият өлеше өчен 1,45 кә җитә. Ун ел эчендә коэффициент фиксацияләнгән сумма өчен 2,11, иминият өлеше өчен 2,32 булачак, ди Лебединская.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев