Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Белем – тәрбия нигезе»

23 майда халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ведомствоара эшләү кысаларында авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр белән «Белем - тәрбия нигезе» дип исемләнгән семинар үткәрелде. Семинарның максаты - ата-аналарның социаль-педагогик һәм психологик хәбәрдарлыгын арттыру. Социаль яклау идарәсе җитәкчесе Алевтина Докина гаиләгә дәүләт социаль ярдәм итү мәсьәләсе (социаль ташламалар, матди ярдәм, социаль...

23 майда халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ведомствоара эшләү кысаларында авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр белән «Белем - тәрбия нигезе» дип исемләнгән семинар үткәрелде.
Семинарның максаты - ата-аналарның социаль-педагогик һәм психологик хәбәрдарлыгын арттыру. Социаль яклау идарәсе җитәкчесе Алевтина Докина гаиләгә дәүләт социаль ярдәм итү мәсьәләсе (социаль ташламалар, матди ярдәм, социаль контракт), гаилә һәм балага социаль ярдәм итү бүлеге мөдире Зөлфия Исламгулова балалар һәм яшүсмерләр арасында үзенә кул салуны кисәтү мәсьәләсе буенча чыгыш ясады. «Өмет яры» социаль приюты психологы Оксана Чурбанова приютта ял сәгатьләре турында сөйләде, кадет мәктәп- интернаты педагог-психологы Наталья Гыйззәтова балаларны патриотик тәрбияләүне презентацияләде. Затон мәктәбе педагог-психологы Татьяна Шулаева тренинг үткәрде. Анда семинарда катнашучылар релаксация күнегүләре ясады, үзләренең яраткан уенчыларын искә алды. гаилә һәм балага социаль ярдәм итү бүлеге социаль педагогы Ләлә Кәримуллина үзенең чыгышында ата-ана баланы яратса, аны хезмәткә өйрәтсә генә, кешенең бәхетле һәм уңышлы булуына басым ясады. Чара ахырында ата-аналарга «Балалар һәм яшүсмерләр арасында үзен кул салуны кисәтү» һәм «Балаларны җәйге савыктыру» брошюрасы таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев