Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Белем һәм тәрбия бирү – катлаулы һәм кирәкле хезмәт

Тормышыбызда укытучыларның роле бәһасез.

Укытучылар көне уңаеннан, Красновидоводан Валентина Васильевна Алексеева белән сөйләшми кала алмадык.

Безнең якларга ул 1974 елның сентябрендә килгән. Нәкъ менә шул вакытта Алабуга педагогия институты студенты Валентина Алексеева (ул вакытта Сергеева) диплом алды практикасын узу өчен Кама Тамагына җибәрелгән. Ул вакытта РОНО җитәкчесе Мансур Сафин була һәм аны Красновидово мәктәбенә җибәрә, анда ул, математика укытучысы вазифасында беренче хезмәт хакын эшләп, декабрь ахырына кадәр эшли. Ул вакытта РОНО җитәкчесе Мансур Сафин була, ул аны Красновидово мәктәбенә җибәрә, анда ул, математика укытучысы вазифасында декабрь ахырына кадәр эшли.

Аның тормыш тарихы Кама буеннан – Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендә башланган. Ул шунда туган, анда сигезьеллык мәктәпне тәмамлаган. Урта белемне Шереметьевка авылы мәктәбендә алган, анда алар сыйныфташлары белән бергә фатир арендалап яшәгәннәр – шул рәвешле, язмабыз героеның җаваплылык хисе тәрбияләгән мөстәкыйль тормышы мәктәп елларыннан ук башланган.

Валентина, ул вакыттагы күпләр кебек үк, ишле гаиләдә үскән, аннан тыш гаиләдә тагын бер абыйсы һәм ике апасы булган. Әтисе – Василий Кириллович Сергеев Бөек Ватан сугышында катнашкан, аннан яраланып кайткан, 1993 елга кадәр яшәгән. Ә менә әңгәмәдәшемнең әнисе дөньядан иреннән 10 елга иртәрәк – 57 яшьтә киткән, бу, әлбәттә инде, гаилә өчен зур югалту булган… 

70 нче елларда укытучы һөнәре зур илебездә иң әһәмиятле һәм хөрмәтле һөнәрләрнең берсе булган, һәм кыз мәктәптән соң Алабуга педагогия институтына «физик-математик» белгечлегенә укырга кергән, 1975 елда укуын уңышлы тәмамлаган.

- Миңа я үз районыма кайтырга, я Красновидово мәктәбенә барырга тәкъдим иттеләр, - дип искә ала Валентина Васильевна.  - Хәтеремдә, практика вакытында миңа Красновидово бик ошады, Казанга “ракета”да нибары бер сәгать эчендә барып җитәргә мөмкин иде, ә билет 99 тиен торды, мәктәп коллективы да миңа практика буенча таныш иде. Шулай итеп, мин бу мәктәпне сайладым…

Әнә шушы сайлау язмабыз героеның бөтен алдагы язмышын билгеләгән дә инде. Биредә ул ярты гасыр эшләп, мөһим һәм кирәкле һөнәр белән шөгыльләнеп кенә калмаган, берничә буын балаларга белем биргән, алар инде үсеп җитеп, мәктәпкә инде үз балаларын һәм оныкларын алып килгәннәр. Нәкъ менә Красновидовода 48 ел элек Сергей һәм Валентина Алексеевлар гаиләсе барлыкка килгән. Сергей Павлович тумышы белән Красновидоводан, гомер буе машина йөртүче булып эшләгән, хәзер дә руль артында. Укытучы һөнәренең үзенчәлекләрен – төн уртасына кадәр дәфтәрләр тикшерергә, план язарга туры килгәнен бик яхшы белә, чөнки аның әнисе дә гомерен педагогикага багышлаган, озак еллар мәктәптә география укыткан. 

- Эшли башлаганда, утын белән җылытыла торган иске мәктәп иде әле, - дип сүзен дәвам итте әңгәмәбезне Валентина Васильевна. - Берничә елдан яңа бинага күчендек, һәм монда инде тотрыклы һәм ышанычлы фикердәшләр коллективы оешты. Мәктәп директоры Александр Федорович Левин һәм тел белгече Валентина Васильевна Левина белән тыгыз элемтәдә эшләдек. Сүз уңаеннан, безнең аның белән исемнәребез һәм әтиләребезнең исемнәре генә бер үк түгел, уку йортыбыз да бер үк – ул да заманында Алабуга педагогия институтын тәмамлаган. Шулай ук ул чакта да, бүген дә – инде күп еллар Наталья Ивановна Оленина белән дә тату эшлибез. Мин 30 елдан артык тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләдем, математика да укыттым. Физика укытучысы ялда булганда, аны да алыштырдым. Бар иде шундый вакытлар: укучылар Рус Бортасыннан җәяү килеп йөрделәр, ә Антоновкада мәктәп ябылганнан соң, Антоновка балалары өчен Красновидовода интернат ачылды. Ул вакытта безнең мәктәптә йөздән артык укучы белем алды, анда тормыш кайнап торды – дәрестән соң укучылар белән төрле кичәләр, танып белү һәм күңел ачу чаралары үткәрелде, ә төнлә, әлбәттә, укытучы дәфтәрләр тикшерү дә, киләсе уку көненә әзерлек белән мәшгуль…

Язмабыз герое тыйнак – укытучы эшчәнлегеннән тыш, авыл хатын-кызының йорт мәшәкатьләре дә күп булуы турында әйтми калды. Ә бит йортында да эшләре бихисап булган. Сыерлар һәм башка терлекләр, йорт кошлары, яшелчә бакчалары – Алексеевлар, ул чактагы күп кенә авыл кешеләре кебек үк, хуҗалык тотканнар, ә алар исә карау таләп, хуҗалыкта ир-ат кулы гына түгел, хатын-кыз кулы да кирәк булган. 

Өстәвенә, гаиләдә кызлары – Мария һәм Ольга да үсеп килгән, аларга да әниләренең игътибары һәм кайгыртуы кирәк булган. Шуңа күрә, иртә таңнан алып кичкә, дөресрәге, төн уртасына кадәр Валентина Васильевнага укытырга да, мәктәптә чаралар үткәрергә дә, хуҗалыкта эшләргә дә, балалар тәрбияләргә дә, күзгә йокы төшкәндә дәфтәрләр тикшерергә дә кирәк булган. Тора-бара оныклары – Даша, Саша һәм Сережа туган, шулай итеп, мәшәкатьләре кимемәгән.

Әмма тормыш шуны күрсәткән: хезмәт сөючәнлек, ныклык һәм үз һөнәреңне ярату һәрвакыт уңай нәтиҗәгә китерә: элеккеге укучылар аны һәрчак рәхмәт хисләре белән искә алалар, ул аларны фәннәр патшабикәсе – математика нигезләренә генә түгел, киләчәктә һәркайсы өчен кирәкле булган бик күп нәрсәләргә өйрәткән. Ә бүгенге мәктәп укучыларының шундый тәҗрибәле, төрле буын малайлары һәм кызлары белән уртак тел таба белүче педагогта белем алу мөмкинлеге бар. Ул күп кенә өлкән яшьтәге кешеләр кебек, бүгенге көн балалары элеккедәй түгел дип зарланмый, көннән-көн җәмгыятебез өчен бик кирәкле һәм катлаулы эшен – балалар укытуын һәм тәрбияләвен дәвам итә.  

Чыннан да, укытучы – Ватанны саклау һөнәре белән беррәттән – иң мөһим һөнәрләрнең берсе ул. Ә без Валентина Васильевнаны һәм аның хезмәттәшләрен чын күңелдән һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз, аларга сәламәтлек, иминлек һәм киләчәктә дә авыр, әмма игелекле хезмәтләрендә уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев