Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәхәсләшергә вакытлары булмаган

Ишемнән Миңневәлиевлар быел гаилә коруларының 50 еллыгын билгеләп үттеләр.

Район Сабан туенда Габделхәй Галимҗан улына һәм Зифа Вилдан кызына район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Үзләренә карата шундый игътибардан аларның күңелләре булды. Ә без исә газета битләрендә Миңневәлиевлар гаиләсе турында тулырак сөйләргә булдык.

Алар икесе дә Ишемдә туып үскән, Балтачта сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнар, ул чорда анда мәктәп каршында интернат булган, күрше авыллардан килеп укучы балалар шунда яшәгән. Ул вакытта юллар начар, техника аз, укучыларның күбесе ял көннәренә һәм каникулларга гына өйгә кайткан. Сигезенче сыйныфны тәмамлауга, Зифа Вилдан кызы колхозга сыер савучы булып эшкә урнаша, аңа ул вакытта 15 яшь була. Кул белән сыер савып, авыр чиләкләр күтәрергә туры килгән аңа, ләкин кыз үз вазифаларын өлкәннәр белән беррәттән башкарган. Алар гаиләдә сигез бала: алты кыз һәм ике малай үскән, ул – иң кечесе. Әниләре фермада, әтиләре тимерчелектә эшләгән, гаиләдә балалар хезмәт белән тәрбияләнгән. Зифа Вилдан кызы 40 елдан артык сыер савучы булып хезмәт куйган.

Габделхәй Галимҗан улы Балтач мәктәбеннән соң укуын дәвам иткән – Олы Кариле урта мәктәбен тәмамлаган. Ул дүрт балалы гаиләдә икенче бала булып туган, шуңа да аңа хуҗалык эшләрен күп башкарырга туры килгән. Әти-әнисе колхозда эшләгән, ул да үзенең хезмәт тормышын авыл хуҗалыгына багышлаган, мәктәптән соң шунда ук тракторда эшли башлаган. Габделхәй Галимҗан улының хезмәт стажы 45 ел тәшкил итә.

Аларның гаиләсендә өч бала туа: ике ул һәм бер кыз. Уллары иртә вафат булганнар –  әти-әниләре зур кайгы кичергән, шулай да күңел юаткычлары – оныклары бар, алар әбисе белән бабасының зур сөенече. Олы улларының ике кызы, кечесенең ике улы бар. Кызлары гаиләсе белән Казанда яши. Оныклар барысы да авылда әби-бабайлары янында еш була, анда аларны шатланып каршы алалар, уңышларына һәм казанышларына куаналар. Йорт стеналарында яраткан оныкларының фотолары – моның дәлиле.

Миңневәлиевлар гомер буе күп итеп терлек асраганнар. Хәзер дә хуҗалыкта бәрәннәре бар, йорт кошлары да күп. Бакчалары зур, бүгенге көндә дә анда яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. 

Зифа Вилдан кызы 35 ел кайнана белән яшәгән. «Бик тату яшәдек, ул һәрвакыт балаларны карарга ярдәм итте, мин аңа кайгыртуы һәм ярдәме өчен бик рәхмәтле. Иртәнге сәгать 4тә фермага китә идем, кичке савымнан соң кайта идем, хуҗалык – терлекләр карау, бакчада эшләү күп вакытны ала иде, ә кайнанам искиткеч тәмле итеп пешерде һәм безне тәмле ризыклары белән каршы ала иде. Кайнанадан бик уңдым”, - ди ул. Алар хәзер дә әти-әниләре йортында яши.

Яшьлекләрен сагынып искә алалар, ул вакытта яшьләр тату һәм энтузиазм белән эшләгән, дусларча ял иткәннәр. “Авыр булса да, заманалар башка иде», - ди алар.
Ул елларда яшьләр күп була, клубта уздырыла торган бию кичәләренә еш җыелалар, егет белән кыз бер-берсен шунда күреп, очраша башлыйлар, Габделхәй армиядән кайткач, өйләнешәләр. 

Авылдагы мәдәният йорты хәзер дә эшли, яшьләр аз, шулай да актив авыл халкы бирегә җыела. Зифа Вилдан кызы үзешчән сәнгатьтә катнаша, ул бу шөгыльнең кызыклы һәм мавыктыргыч булуын билгеләп үтте. Аның кулыннан барысы да килә: оеклар һәм бияләйләр бәйли, алар белән бөтен якыннарын тәэмин итеп тора, өйләрендә ыргак белән бәйләнгән бик күп матур келәмнәр һәм салфеткалар бар. Хуҗабикә чәчәкләрне бик ярата, өйдә чиста һәм уңайлы.

Алтын юбилеен билгеләп үткән пар кайгысын да, шатлыгын да бергә кичергән һәм һәрвакыт бер-берсенә ярдәм итеп яшиләр.

Бәхетле гаилә тормышының сере дип алар үзара хөрмәт һәм сабырлыкны атадылар, бер-береңне рәнҗетергә һәм талашырга, хаклы булуыңны даими рәвештә исбатларга кирәкми: «Икең дә эш белән мәшгуль булганда, вакытны хезмәттә үткәргәндә, өй эшләре белән шөгыльләнгәндә, бәхәсләргә һәм низагларга вакыт калмый. Гаиләнең уртак кайгыртулары, уртак максатлары булырга тиеш. Илле ел бер сулышта сизелмичә үтте. Ә яшьләргә бер-берсен күбрәк ишетергә өйрәнергә һәм...вак-төяк аркасында мөнәсәбәтләрне өзмәскә кирәк...”, - ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев