Батырлыклары безнең йөрәкләрдә
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Казан Экспо»да тантаналы чара булып узды.
Бу көнне бирегә махсус хәрби операция ветераннары, Әфган сугышында катнашкан сугышчы-интернационалистлар, Россия геройлары, көч һәм хокук саклау органнары вәкилләре, шулай ук аларның гаилә әгъзалары – барлыгы 2,5 меңнән артык кеше җыелды.
Чара башланыр алдыннан хәрби трофейлар, хәрби киемгә тегелә торган билгеләр, дроннар, техниканың өр-яңа үрнәкләре тәкъдим ителгән күргәзмәне карау мөмкинлеге булды.
Тантаналы чараны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ачты. Ул җыелган халыкны бәйрәм белән котлады. «Без Татарстанда Ватанны саклаучылар елын ачабыз. 23 Февраль хәрбиләребезнең батырлыгын һәм каһарманлыгын, Россия армиясе һәм флотының бөек җиңүләре тарихын, Ватанны саклаучыларның буыннар бәйләнешен гәүдәләндерә. Ватанны саклаучылар – үз илләренең язмышы, аның тыныч һәм имин киләчәге өчен җаваплылыкны үз өстенә алган кешеләр. Хәрби бурычны һәм биремнәрне үтәү үз гомереңне һәм сәламәтлегеңне зур куркыныч астына кую белән бәйле. Кызганыч, югалтуларсыз булмый. Ватанны саклаучыларның батырлыклары безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ватанны саклаганда гомерләрен биргән батырлар истәлегенә бер минут тынлыктан соң, Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларның кайберләренә бүләкләр тапшырды.
Бүләкләнүчеләр арасында Олы Салтык авылында туып-үскән якташыбыз Нияз Вафин да бар иде.
Ул бу чарага чакыру алган һәм махсус хәрби операция зонасыннан туп-туры бирегә кайткан.
Ниязның 2022 елда беренче дулкынында мобилизацияләнүе турында язган идек инде. Ике ел ярым Нияз Донецк Халык Республикасы территориясендә үзенең хәрби бурычын үтәп, дәүләтебез мәнфәгатьләрен яклый. Күрсәткән батырлыгы өчен берничә хәрби бүләккә лаек булган. Ә 23 февральдә Нияз Рамил улы «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләнде, аны аңа Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев