Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Батырлар безнең янәшәдә

10 июльдә Иделдә Сөйки кичүеннән ерак түгел булган хәл «Арабелла» теплоходы өчен гадәти була. Хәзер судно Куйбышев Затонда ремонтта һәм экипажның да бер өлеше биредә. Алар белән әңгәмәне тәкъдим итәбез.

-Безнең суднода өйрәнү тревогалары еш үткәрелә. Ул көнне дә без башта өйрәнүләр игълан ителгән дип уйладык, - ди механикның икенче ярдәмчесе Олег Горбунов. - Әмма махсус сигнал ишетмәгәчтен моның өйрәнү тревогасы булмаганлыгын аңладык.

Команданың барлык гамәлләре автоматлаштырылган иде, - дип дәвам итә механикның өченче ярдәмчесе Дмитрий Козынбаев, - әмма ниндидер эчке бер җыйналганлык кирәк булган барлык гамәлләрне хәтта тизрәк башкарырга мөмкинлек бирде.

- Чыннан да, инструкция буенча шлюпкалар суга биш минут эчендә төшерелә, әмма ул мизгелдә без өч-дүрт минутка сыештык, - дип әңгәмәгә кушылды капитанның өченче ярдәмчесе Вячеслав Мигушин.

- Без бу вакытта елгада көчле дулкыннар булуын сизмәдек тә,- ди электр механигы Александр Сидоров.

Әңгәмәдәшләрем елга флотында беренче ел гына түгел. Иң яшенең дә стажы 10 елдан артык, ә өлкән иптәшләренең - егерме елдан күбрәк. Бу вакыт эчендә кешеләрне судан коткаруның мондый штаттан тыш хәлен экипаж бервакытта да үткәрмәгән. Елгачылар әлеге батырлыкка 100 процент әзер булган.

- Әлеге вакыйга экипажыбызны тагын да дуслаштырды, бер-беребезгә якынайдык, хәтта бәйрәмнәрне гаиләләребез белән бергә билгеләп үтәбез, - ди механикның икенче ярдәмчесе Евгений Абрамов. - Иң авыры кешеләрне коткару түгел, аларны Казанга кадәр алып барып җиткерү, чөнки күбесе шок хәлендә иде. Ял итүчеләр арасында булган медиклар безнең медицина хезмәткәренә актив ярдәм итте. Бу көнне безнең суднобызда булган һәркем кешеләрне коткаруда катнашты, дип саныйбыз.

Узган атнада Казанда «Арабелла» экипажы әгъзаларын Россия орденнары һәм медалләре белән бүләкләү тантанасы булды. Минем әңгәмәдәшчеләремә РФ Транспорт министры Игорь Ливитин «Һәлак булучыларны коткарган өчен» медале тапшырылды. Тантанада муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев