Басуларда эшләр гөрләп бара
«Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ механизаторлары 15 апрельдә чәчүгә кереште. Агрегатлар ике сменада эшли, тәүлегенә 800 гектардан артык мәйданда чәчү эшләре башкарыла. Бөртеклеләрне чәчү планы 50 процентка үтәлгән. Бодай белән беррәттән көнбагыш чәчү эшләре дә бара.
22 апрель көнне Николай Петрухин Яңа Сала белән Балчыклы арасындагы басуда бодай чәчү белән мәшгуль иде. Николай авыл хуҗалыгында мәктәпне тәмамлауга ук эшли башлаган. Армиядән кайткач, 1990 елда комбайннан тракторга күчкән һәм шуннан бирле аңа тугры булып хезмәт куя. Тракторларның маркалары, басулар, эш күләме үзгәрсә дә, механизаторның осталыгы һәр яңа трактор белән арта бара. Туганы Андрей белән бергә алар 2020 елдан бирле «Август»та эшлиләр.
Адель Гафаров күптән түгел генә безнең районга шәһәрдән күченеп кайткан. Хәзер ул Куйбышев Затонында яши. «Барго» чәчү комплекслы «Аксион»ында Адель Гафаров 200 гектарда сабан бодае чәчкән.
– Армиядән соң «Август»ка урнаштым, чөнки бу вакытта әнием районга күченгән иде. Мин инде бишенче сезон авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшлим, барысы да ошый, яшь тату коллектив, заманча техника, кул хезмәте аз, эш хакы яхшы.
Юлда безгә тагын бер трактор очрады. Механизаторлар Владимир Семин һәм Николай Хохлов сервистан мастерлар килүен көтәләр иде.
– Тракторның ватылуы әллә ни җитди түгел, әмма без аны үзебез төзәтә алмадык, шуңа күрә сервис үзәгенә мөрәҗәгать иттек, - диде Владимир Семин. – Ремонттан соң хезмәттәшләребезне куып җитәр өчен, өчләтә көч белән эшләргә туры киләчәк.
Бәби авылы артындагы кырда «Олы Кариле» ҖЧҖ механизаторлары арпа һәм көнбагыш чәчкән. Биредә Илдар һәм Рафаил Галимҗановлар эшләгән. Редакция машинасы басуга килгәндә, эш инде тәмамланган иде. Тракторчылар башка басуларга киткәннәр, без исә бары тик чәчү агрегатына гына тап булдык.
Олы Кариле хезмәтчәннәре бу сезонда 2164 гектарда сабан культуралары чәчәргә тиеш, шул исәптән 700 гектарда бөртеклеләр чәчәсе бар. 22 апрельгә бөртеклеләр буенча план өчтән бер өлешкә үтәлгән.
– Без басуга март ахырында чыктык, - дип хәбәр итте авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Мансур Шәйхетдинов. - Тырмалау, туфракны тукландыру эшләре белән шөгыльләндек, 12 апрельдә чәчүгә керештек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев