Басуларда эш гөрли
«Август Кама Тамагы» ҖЧҖ актив рәвештә урып-җыюга кереште.
– Биредә 24 июльгә 800 гектарда уңыш җыеп алынды, комбайнчылар көненә 100-120 гектарда эшли, - диде авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Айнур Сафин. - Эш бер сменада оештырылган, чөнки иртәнге һәм кичке чык таңнан ук һәм көн азагына кадәр эшләргә мөмкинлек бирми.
Басуда комбайнчылар – Фаяз Бакиров, Шамил Нуруллин, Дамир Гайнуллин, Айдар Вахитов, Разил Шәймәрдәнов, Нияз Сабиров, Радик Гафаров эшли. Барлык комбайнчылар да зур тәҗрибәгә ия, күбесе кыр эшләрендә дистәләгән еллардан бирле хезмәт куя.
Шамил Нуруллин комбайнда 15 яшеннән бирле эшли.
– Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем, тәҗрибәле механизаторлардан комбайн белән идарә итәргә генә түгел, аны ремонтларга да өйрәндем. Гомер буе авыл хуҗалыгында эшлим. Берничә ел гараж мөдире булып эшләдем, шулай да миңа техникада эшләү күбрәк ошый. Хезмәт биографиямдә 20 дән артык урып-җыю эшләре булды.
Күптән түгел Шамил Нуруллинга 60 яшь тулган, әмма әлегә ул лаеклы ялга чыгарга җыенмый. «Көч барда эшләргә кирәк», - ди.
Сишәмбе көнне яңгырдан соң авыл хуҗалыгы предприятиесенең 18 комбайны бодай урып-җыярга чыкты. Ашлык якындагы ындыр табагына Мәйдан авылына җибәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев