Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Барыбыз да паркка

5 һәм 6 сентябрь Татарстанда Парклар һәм скверлар көне дип игълан ителде. Бу көннәрдә республика буенча саф һавада спорт чаралары үткәрелә. 5 сентябрьдә сәгать 11.30да Кама Тамагында парк ачыла. Мәдәният бүлеге яшьләр эше бүлеге һәм ДЮСШ белән берлектә барлык яшьтәгеләр өчен спорт- күңел ачу программасы әзерләгән. Балалар өчен күпертелгән батутлар...

5 һәм 6 сентябрь Татарстанда Парклар һәм скверлар көне дип игълан ителде.

Бу көннәрдә республика буенча саф һавада спорт чаралары үткәрелә. 5 сентябрьдә сәгать 11.30да Кама Тамагында парк ачыла. Мәдәният бүлеге яшьләр эше бүлеге һәм ДЮСШ белән берлектә барлык яшьтәгеләр өчен спорт- күңел ачу программасы әзерләгән. Балалар өчен күпертелгән батутлар куелачак, асфальтта рәсем ясау конкурсы узачак, спорт чаралары оештырылачак. Яшьләр "Спорт Татарстаны" мәйданчыгында көч сынашачак, саф һавада уку залының өстенлекләрен бәяли алачак һәм паркта бергәләп ял итү оештырылачак. Өлкән буынны "ретро-парк"та патифонга биюләр һәм "Хыялдагы парк" утырмалары көтә.

Бу көнне үк сәгать 11.30да Куйбышев Затонда да парк ачыла. Монда да барлык яшьтәгеләр өчен чаралар оештырылачак. Кадетлар поселокта яшәүчеләр өчен зарядка үткәрәчәк, ачык һавада балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр флешмобта катнаша, "Волжанка" хоры баянга халык җырлары тәкъдим итәчәк. Спорт сөючеләр өчен шашка, футбол, акробатик пирамидалар ясау буенча ярышлар узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев