Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Барлык белемнәрне эшкә юнәлтеп

Бер ел элек яшь агроном «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖга эшкә урнаша һәм ярты елдан әлеге хезмәтне җитәкли башлый.

Айнур Сафин Әлки районында туып үскән. Аграр университетны тәмамлаганнан соң, туган районында белгечлеге буенча эшли, ә узган ел аспирантураны тәмамлап, Кама Тамагына күченә.

– Югары уку йортында без классик игенчелек системасын өйрәндек, шуңа күрә «Август-Агро» куллана торган яңа технология минем өчен яңалык, мин аны хезмәттәшләремнән, ИК белгечләреннән өйрәнәм.

– Ноу-тилл системасы классикадан нәрсәсе белән яхшырак?

– Классик система буенча эшләүче «Олы Кариле» ҖЧҖ кырлары белән чагыштырганда, безнең басуларда яз көне дым күпкә озаграк саклана, агротехник чараларны иртәрәк башларга мөмкин. Уңыш та бу системаның өстенлекле булуын дәлилли.

– Агрономия хезмәтендә нәрсәләр үзгәрде?

– Быел без ике эремә төенен эшләтеп җибәрдек. Аларның берсе Уразлинода, икенчесе Югары Ослан районында. Тәҗрибә күрсәткәнчә, сыек ашламалар үсемлекләр тарафыннан тизрәк һәм яхшырак үзләштерелә.

Бу ел эчендә тагын 4 мең гектар җир чәчү әйләнешенә кертелде. Өч ел эчендә безнең районда 12 мең гектар җир үзләштерелде. Бүгенге көндә филиалның гомуми сөрүлек мәйданы 55 мең гектар тәшкил итә.

– Урып-җыю кампаниясе ничек бара?

– Кама Тамагында урып-җыю тулысынча тәмамланды. Хәзер бөтен техника Югары Осланда тупланган – көнбагыш җыю тәмамланып килә.

– Урып-җыю эшенең нәтиҗәләре нинди?

– Сабан бодае 37 ц/га, уҗым бодае 39 ц/га, рапс 13 ц/га (рентабельлек 6 ц/га булганда), көнбагыш 20 ц/га (рентабельлек 12 ц/га) җыеп алынды. Быел без туфракның сыйфатын яхшырту өчен чәчүгә борчак керттек. Техник культуралар һәм борчакны тулысынча гамәлгә ашырдык.

– Әлки районыннан соң Кама Тамагы ничек сезгә? Өйгә кайтасы килмиме?

– Юк, миңа биредә ошый. Предприятие безгә яшәп торырга фатир бирде, шуңа күрә без хатыным һәм балам белән бернинди уңайсызлыклар сизмибез. Эш тотрыклы һәм, иң мөһиме, кызыклы. Монда озакка калырбыз дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев