Барлык авырлыкларны җиңгән буын
Газета битләрендә без узган гасырның 50-60 нчы елларында үз хезмәтләре белән районны күтәргән, 70-80 нче елларда аның файдасына эшләгән район халкы турында сөйлибез. Нигездә, алар –балачакларын сугыш урлаган, шулкадәр күп авырлыкларга дучар булган кешеләр. Әмма алар яшәделәр, эшләделәр, балалар үстерделәр һәм тормышка шатлана белделәр.
Быел февраль аенда Һадия Галиева үзенең 96 яшьлек туган көнен билгеләп үтә.
Һадия Идрис кызы Олы Кариле авылында туып үскән. Тату гаиләдә дүрт бала туган, әти-әнисе колхозда эшләгән – әнисе Мәфтуха апа төрле эштә хезмәт куйган, әтисе Идрис Гайнетдинов колхоз рәисе булган. Сугыш башланганда Һадиягә 11 яшь була. Әтисенең броне булган һәм беренче елны аны фронтка алмаганнар, ләкин соңрак аңа да чират җиткән.
Әнисе аны озатырга барган, ир-атларны баржада елга буйлап Казанга озатканнар. Һәм аларга шуннан соң күрешү насыйп булмый – әтиләре хәбәрсез югала.
Һадия әле мәктәптә укыса да, җәй көне әнисенә басуда булыша, җидееллык мәктәпне тәмамлагач, колхозга эшкә урнаша.
Мәфтуха апа, яшьтәшләренең күбесе кебек үк, аз белемле була, 4 сыйныфны тәмамлап, бераз язарга, укырга өйрәнгән. Шуңа күрә ул балалары белем алсын өчен бар көчен куйган. Кече улы балачагында вафат була, ә өч кызы урта-махсус белем ала.
Һадия бухгалтерлыкка укыган һәм гомере буе белгечлеге буенча эшләгән. Ул мәктәптә укыганда авылга Казаннан Галиевлар гаиләсе күчеп кайта. Илгизәр белән алар бер сыйныфта укыйлар. Мәктәптә башланган дуслыклары олы хискә әверелә, һәм һөнәр алганнан соң, алар өйләнешәләр.

Илгизәр Галиев Олы Кариле МТСында машина йөртүче булып эшләгән, машина-трактор станцияләрен эреләндергәннән соң, аңа Кама Тамагына күченергә туры килгән, пенсиягә чыкканчы АХТда машина йөртүче булып эшләгән. Ул вакытта гаиләдә кызлары Ләлә туа һәм Һадия берничә ел эшләми. Яшь гаиләгә үз эшчеләре өчен дүрт гаиләгә исәпләнгән йорттан зур булмаган фатир биргәннәр. Ул вакытта шундый «бонус» булган – эшче кулларга мохтаҗ булганга, һәм яшьләрне җәлеп итү өчен предприятиеләр торак төзегән.
– Мин үсә төшкәч, әнием эшсез озак утырмаган, АХТда хисапчы булып эшли башлаган, - диде Ләлә Илгизәр кызы. - Ул бик пөхтә, җаваплы иде, шуңа күрә күп тә үтми, аны баш хисапчы итеп билгеләп куялар. Эш күп була, кайчак кичләрен өйдә эшли, Казанга еллык отчетлар тапшырырга бара һәм һәрвакыт «җиңү» белән кайта.
Ләлә Илгизәр кызы – әти-әнисенең бердәнбер баласы. Ул Кама Тамагы урта мәктәбен, аннары Казан педагогика институтын уңышлы тәмамлаган. Дөрес, химия һәм биология укытучысы белгечлеге буенча, ире һәм өч баласы белән Тәмтегә күченгәч, Тәмте урта мәктәбендә генә эшли башлаган. Ләлә Алексеева районның иң көчле фән укытучыларының берсе булды. Аның укучылары республика олимпиадаларында призлы урыннар яулады, дәрәҗәле югары уку йортларына имтиханнарсыз керде. Озак еллар дәвамында башка мәктәпләрдә белем алучы югары сыйныф укучылары аның янына институтларга укырга керү өчен шөгыльләнергә йөргәннәр.
– Әти-әнием мине хезмәт сөючән һәм җаваплы итеп тәрбияләде, алар үзләре дә гомер буе намус белән эшләделәр, шуңа күрә миңа үрнәк булып тордылар, - диде Ләлә Илгизәр кызы.
Бүген Һадия Галиева кызы белән Тәмтедә яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев