Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәрлегуҗалыларга ике кибет кирәк

Бәрлегуҗа авылында тиздән яңа кибет файдалануга тапшырылачак.

Шул ук вакытта РайПО карамагындагы иске кибеттә дә инде бер ел сәүдә бара. Бинаны Апас эшмәкәрләре арендага алган, сатучы булып Бәрлегуҗада яшәүче хатын-кыз эшли.

Бәрлегуҗалыларны бу бинаны сүтү турында йөргән имеш-мимешләр борчый. Без кибет хуҗасы –  Кама Тамагы РайПО советы рәисе Валерий Семеновка мөрәҗәгать итеп, кибетне сүтәргә теләүләреннән хәбәрдар булу-булмавы белән кызыксындык.

- Әлеге бина РайПО балансында тора, моннан тыш, арендаторлар аның өчен түли – ул керем китерә. Кемнеңдер бинаны сүтәргә ниятләве турында беренче тапкыр ишетәм, - дип телефон аша җавап бирде Валерий Семенов.

Шул ук вакытта авыл халкы муниципаль район башлыгына, иске кибетне калдырырга ярдәм итүен үтенеп, 28 имза белән хат язган.

- Олы Кариледә өч кибет эшли, берәүгә дә комачауламый. Ике кибет булсын! Кемгәдер яңасы уңайлы булса, безгә искесе уңайлы. Яшебез дә өлкән, ерак йөри алмыйбыз. Өйгә якын булган кибет кирәк безгә, – диде кибеткә җыелган бәрлегуҗалылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев