Бар эшне дә намус белән башкарганнар
Фәргать һәм Әзинә Талиповлар икесе дә Олы Салтык авылында туып үскәннәр.
Армиядән соң Фәргать Казан төзелеш техникумын тәмамлаган һәм шәһәрнең әйдәүче төзелеш оешмаларының берсенә урнашкан, завод хезмәткәрләре өчен тораклар һәм завод корпуслары төзегән.
Әтисе Вәлиәхмәт Талипов колхозда тракторчы булып эшләгән. Сугыш башлангач, беренчеләрдән булып фронтка чакырылган, Суслонгер авырлыклары аша узган, аннары бөтен сугышны кичкән, пулеметчы булган һәм 1947 елга кадәр Польша территориясендә хезмәт иткән. Кайткач, яңадан тракторга утырып, колхозда эшләвен дәвам иткән.
– Әти берничә тапкыр яраланган, әмма ул чакта бит күпләр яралы булсалар да эшләгәннәр, сәламәтлекләре турында уйламаганнар, чөнки илне күтәрергә, гаиләне туендырырга, балалар үстерергә кирәк булган, - ди Фәргать Вәлиәхмәт улы. - Еллар узган саен яралары үзләрен ешрак сиздерә башлады. Әти пенсиягә чыкты һәм инвалидлык рәсмиләштерергә булды. Тик документлар алган көнне, өйгә кайтканда, авариягә эләгеп һәлак булды. Әни авылда берүзе калды, мин аңа ярдәм итәргә авылга кайттым. Биредә калдым, төзүче булып эшкә урнаштым. Колхоз идарәсен Абызавылдан Олы Салтыкка күчергәч, яңа контора бинасы төзедем. Аннары тракторга күчтем – тракторчылар күбрәк акча эшлиләр иде, ә мин инде бу вакытта өйләнгән, гаиләне тәэмин итәргә кирәк. Соңрак заготконторага сугым әзерләүче булып урнаштым, лаеклы ялга шуннан чыктым.
Фәргать туган авылына кайтканда, яшьтәш кызлары инде кияүдә була, аңа кечерәк кызлар үсеп җиткәнне көтәргә туры килә. Әзинә мәктәптән соң авыл клубына эшкә урнаша, алар берничә тапкыр клубта үткәрелә торган чараларны бергә әзерлиләр, шунда дуслашып китәләр, аннары туй ясыйлар. Тора-бара Әзинә ханым почтага урнаша һәм пенсиягә чыкканчы хат ташучы булып эшли.
– Ул чакта кешеләр вакытлы матбугатны бик күп алдыралар иде, бер чыгуда өләшеп бетереп булмый, сумка бик авыр була иде, газета-журналларны алырга икешәр-өчәр тапкыр почтага кайта идем, - дип искә ала Әзинә. - Әле пенсионерларга пенсия акчаларын да таратырга кирәк. Почта җитәкчесе акчаны калдырмаска, барысын да берьюлы алырга куша иде һәм без зур суммаларны авыл буйлап ташый идек, өйдә дә сакладык һәм, әлбәттә, акчаларны югалтудан курка идек.
Ә бервакыт аларның йортына талаучылар һөҗүм итә. Фәргать Вәлиәхмәт улы сугым әзерләүчеләр белән исәп-хисап ясар өчен заготконторадан акча алып кайткан була һәм акчалы сумканы аш бүлмәсендәге өстәл астына куя. Бу көнне соң гына ишек шакыйлар, тавыш таныш булганга, хуҗа, уйлап тормыйча, ишекне ача һәм башына китереп сугалар. Дүрт талаучы өйгә кереп, Әзинә ханымны бәйли һәм акча таләп итә. Ул шулкадәр курыккан була ки, ире алып кайткан акча турында бөтенләй оныта, ә өйдә башка зур сумма булмый. Битлек һәм пирчәткә кигән талаучылар өйдә булган аз сандагы бизәнү әйберләрен һәм акча янчыгыннан акчаны алып, ризасызлык белдереп, чыгып китәләр. Соңрак милиция талаучыларны тапкан, тик таланган әйберләрне кире кайтармаганнар.
Бүген Талиповлар үз йортларында имин генә көн күрәләр һәм Казаннан еш кунакка кайтучы балаларына һәм оныкларына куанып яшиләр. Фәргать Вәлиәхмәт улы җирле ветераннар оешмасын җитәкли, пенсионерларның мәсьәләләрен вакытында хәл итәргә тырыша.
Талиповлар – җитмешенче еллар буынының күренекле вәкилләре, уртак эш шәхси эштән мөһимрәк булган ул чорда барысын да, бернигә дә карамастан, яхшы башкарырга кирәк иде.
Бу искиткеч гаиләнең «Идел таңнары» газетасына язылучылар арасындагы бүләк уйнатуда җиңү яулавына без бик шат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев