Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта Авыл көне үтте

Шимбә көнне, 13 августта, 454 яшь тулган Балтачта Авыл көне билгеләп үтелде.

Бәйрәм җирле клуб каршындагы мәйданчыкта узды һәм кече ватан язмышына битараф булмаган авыл халкын һәм кунакларны җыйды.

Имам-хатыйп Нияз хәзрәт Вафин дога кылды һәм Авыл көнен үткәрүгә хәер-фатихасын бирде.

Ул Балтачтан чыккан халыкка, аларның ярдәмнәре белән җирле мәчеттә ремонт үткәргәннәре өчен рәхмәт белдерде, район мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин һәм үз исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды.

- Безнең мәчет 1994 елда үк ачылган иде, - ди Нияз хәзрәт Вафин. - Быел да битараф булмаган кешеләр ярдәме белән без бик мөһим эш башкардык. Безнең авылда яшәүче Сәрия Вилданованың монда өлеше зур. Ул акча җыюны оештырды. Һәм без 400 мең сумга якын акча җыя алдык. Акчаны хәтта чит илдән дә җибәрделәр.

- Бу барлык балтачлыларга рәхмәт хаты. Сез барыгыз да зур игелекле эш башкардыгыз, - дип авылдашларына мөрәҗәгать итте Сәрия Вилданова. - Башта без түшәмнәрне алыштырырга теләдек, ләкин җыелган акчалар башка эшләргә дә җитте - без металл ишек куйдык, диварга тоташкан саклагыч юлны җәйдек, бинаның диварларын профнастил белән тышладык, манараны буядык. Хәзер безнең мәчет тагын да матурланды. Хәер, планнарда эшләр бар әле. Һәм бары тик сезнең ярдәм белән генә без аларны башкарып чыга алачакбыз.

Авыл халкын бәйрәм белән котларга район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин килгән иде. Ул Балтачның авыл территорияләрен үстерү программаларында актив катнашуын искәртте. Авылда модульле ФАП, кибет, балалар мәйданчыгы бар, клуб, чишмәләр төзекләндерелгән. Җирлек башлыгы Динар Мөхәммәдуллинның монда өлеше зур.

Авыл көнендә күркәм гадәт буенча авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен, иң өлкән яшьтәге кешеләрне, шулай ук гаилә тормышы юбилярларын билгеләп үттеләр.

Авылның иң өлкән кешесе-Бибисара Җәләлетдиновага-96 яшь. Ул бәйрәмгә килеп вакытны бик рәхәтләнеп үткәрде: җырлар тыңлады, авылдашлары белән табын артында аралашты һәм очрашуга бик канәгать калды.

Бибисара Җәләлетдин кызы Балтачта инде 50 елдан артык яши. Ул үзе тумышы белән Чаллы авылыннан, кияүгә чыккач, Балтачка күчеп килгән. Аларның гаиләсе бик тату һәм хезмәт сөючән булган. Ире Габдулла тимерче булып эшләгән, ә ул лаеклы ялга чыкканчы җирле колхозда эшләгән. Бүген ул кызы тәрбиясендә.

Чара дәвамында мәйданда музыка тынмады. Концерт программасын татар эстрадасының популяр җырчысы Татарстан Республикасының халык артисты Рөстәм Асаев ачты. Ул бәйрәмгә җирле депутат Ильяс Минвәлиев һәм балачагы Балтачта узган Камил Сәлахов чакыруы буенча килгән иде. Концертны Татарстанның халык артисты Резедә Шәрәфиева, шулай ук Илдар Кыямов, Алмаз Хәсәнов дәвам итте. Барысы да уеннарда һәм ярышларда бик теләп катнаштылар һәм авыл җирлеге активистларына матур итеп оештырылган бәйрәм өчен рәхмәт белдерделәр. Авыл көненең әһәмиятен аңлау өчен күп еллар күрешмәгән туганнар, дуслар, авылдашларның бер-берләре белән очрашуга ничек шат булганнарын күзәтергә кирәк. Үзләре шәһәргә китсәләр дә, күңелләре белән алар һәрвакыт туган авылларында. Шуңа күрә очрашу вакытында бик еш  халыкка да, кунакларга да, иганәчеләргә дә оештырылган чара өчен рәхмәт сүзләре яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев