Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Балтач авыл җирлеге

Бүген Балтачта 125 хуҗалык исәпләнә, шуларның 45 е – дача йортлары, 72 сендә даими рәвештә авыл кешеләре яши. Авылда барлыгы 190 кеше теркәлгән, яртысы эшкә яраклы яшьтәгеләр.

Авыл җирлегендә барлыгы 50 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 12 башы сыерлар, шулай ук 98 баш сарык, 280 умарта оясы бар.

Җирлек башлыгы Динар Мөхәммәдуллин үзара салым акчалары ярдәмендә башкарылган төзекләндерү эшләре турында сөйләде. Халык 1000 әр сум җыйган. Акчаларның күп өлеше урам юлларын төзекләндерүгә киткән. Үз көчләре белән ике күперне тәртипкә китергәннәр.

Авыл җирлеге грант акчасына, кыш көне урамнарны кардан чистарту җиңелрәк булсын өчен, трактор өчен асылмалы җайланмалар сатып алган. Урам яктырткычлары алыштырылган, ял итү зонасы төзекләндерелгән. Мәктәп һәм Кооператив урамнарын тоташтыручы тыкрык өчен өстәмә вак таш сатып алынган.

Ел дәвамында халык өчен мәдәни-массакүләм чаралар уздырылган. 9 Майда тыл хезмәтчәннәренә бүләкләр әзерләнгән, авыл Сабан туе үткәрелгән. 

Балтач халкы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә актив катнаша, махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләргә ярдәм күрсәтә.

Авыл җирлеге башлыгы актив авылдашларына һәм тумышы белән бу авылдан булганнарга җирлек тормышында катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

Халык җыеннарында район оешмалары җитәкчеләре дә катнашты.

Кече хуҗалыкларга социаль ярдәм – авыл хуҗалыгы терлекләренә һәм кошларына субсидияләр алу, мини-фермалар төзүгә грант ярдәме турында район авыл хужалыгы идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев сөйләде. 

Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Сафина торакны газлаштыруга субсидияләр турында мәгълүмат бирде, шартларны санап чыкты һәм кирәкле документлар исемлеге белән таныштырды. Шулай ук урын өстендәге авыруларны карауны җиңеләйтә торган тернәкләндерүнең техник чараларын арендага алу турында да сүз барды. Барлык җирлекләрдә җыелышлардан соң Гөлназ Хамис кызына халык үзен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итте, ул аларга җентекләп аңлатмалар бирде.

Махсус хәрби операция ветераннарына һәм һәлак булганнарның гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтү буенча «Ватанны саклаучылар» фонды турында социаль координатор Ирина Кузиева сөйләде, 

Үзәк район хастаханәсе баш табибы Ильяс Минвәлиев учреждениенең медицина хезмәтләре күрсәтү сыйфатын яхшырту буенча мөмкинлекләре турында сөйләде, диспансерлаштыруның мөһимлеген билгеләп үтте һәм берничә үрнәк китерде.

Ул шулай ук авыл кешеләре арасында алкоголь куллану проблемасын да әйтеп үтте. «Районда алкоголь белән агулану нәтиҗәсендә берничә үлем очрагы теркәлде, аларның сәбәбе сыйфатсыз алкоголь түгел, ә аны артык кулланудан агулану. Әгәр якын кешегез шундый хәлдә булса, яшерергә кирәкми, аяныч хәл булмасын өчен хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк». 

Район башлыгы Наил Вазыйхов билгеләп үткәнчә, 2025 һәм 2026 елларда үзәк район хастаханәсе поликлиникасын ремонтлау планлаштырылган, табиблар пациентларны тулысынча кабул итә алсын, ә хастаханә гадәти режимда эшләсен өчен сроклар махсус ике елга бүленгән.

Авыл халкы район мәдәният йортын ремонтлау яки реконструкцияләү планлаштырылу мәсьәләсе белән кызыксынды, чөнки килүче артистлар сәхнәнең кечкенә булуына һәм уңайлы грим бүлмәләре булмауга зарлана. Наил Альберт улы ремонт кирәклеге, сәхнәнең таләпләргә җавап бирмәве, әмма бу бинада аны киңәйтү мөмкинлеге булмавы турында җавап бирде. Моннан тыш, коммуникацияләрне алыштырырга кирәк, бары тик ремонт ясарга гына мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев