Балчыклылар кунаклар кабул итте
Традиция буенча авылда балалар һәм оныклар җыела. Шуңа күрә һәр авыл үз бәйрәмен үткәрә. Кайдадыр алар зурдан кубып, кайдадыр тыйнаграк уздырыла. Әмма ничек кенә булса да, бу очрашулар бер үк дәрәҗәдә мөһим.
Яшьлек дуслары, сабакташлар, кайчандыр бергә эшләгән хезмәттәшләр, күршеләр белән очрашу, хәл-әхвәлләр белешү, шатлык һәм кайгыларны уртаклашу – болар барысы да авыл тормышының аерылгысыз бер өлеше.
Балчыклыда инде ничә елдан бирле бәйрәм киң күләмдә уза. Бу авылдан чыккан кешеләр аны уздыруга матди ярдәм күрсәтеп, авылдашларына шатлык бүләк итәләр. Шундыйларның берсе – Илһам Шиһапов.
Ул Балчыклыда туып үскән, Олы Бортас сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, укуын Иске Казиле урта мәктәбендә дәвам итә. Мәктәпне тәмамлагач, тормышын педагогика белән бәйләргә була һәм Казан дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетына керә. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, ул, булачак Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдиновны алыштырып, Олы Бортас мәктәбенә җитәкчелек итә башлый. Шулай да аның тормышы бертөрле генә булмый. Үзенең көч кую ноктасын еш алыштырса да, бар җирдә дә биек үрләр яулый.
“Илһам Шиһапов берничә ел Питрәч СХТсын җитәкләде, аннары “Уникс” мәдәни-күңел ачу комплексында эшләде, Казанның Яшьләр үзәге директоры урынбасары булды, “Татпотребсоюз”да хезмәт куйды”, - дип аның турында сөйләде якташы һәм сыйныфташы Ислам Шаһиев. – Соңрак эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлады һәм монда да уңышка иреште, “Прогресс” компаниясен төзеде.
Илһам Әсхәт улы бик ярдәмчел кеше, өстәвенә, ул үз авылының патриоты да. Мөгаен, авылдагы бер генә чара да, бер генә эш тә аның катнашыннан башка үтмидер. Авылда мәчет һәм парк төзелгәндә дә ул авыл халкының төп ярдәмчесе булган, авыл бәйрәмнәре уздырылганда, һәрчак элемтәдә һәм ярдәм кулы сузарга әзер. Шундый авылдашлар булуы яхшы. Авылда аның әнисе Нурия апа Шиһапова яши, шуңа күрә ул туган авылына еш кайта һәм аның планнарыннан һәм проблемаларыннан хәбәрдар.
Авыл бәйрәме бик күңелле узды. Балалар да, олылар да милли уеннарда һәм ярышларда актив катнаштылар. Артистлар, матур җырлар башкарып, биредә җыелганнарның кәефен күтәрде. Балалар бизәлгән җигүле атларга утырып йөрделәр.
Авыл бәйрәменең хөрмәтле кунагы – район башлыгы Наил Вазыйхов иде, ул әлеге чараның мөһимлеген һәм авыл халкының күтәренке кәефен билгеләп үтте. Чара кичкә кадәр дәвам итте һәм бәйрәм салюты белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев