Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балчыклылар Авыл көнен билгеләп үтте

Бу көнне әлеге бәйрәмгә шактый халык җыелды.

Балчыклы халкы, күрше авыллардан килгән кунаклар, Кама Тамагы, Казаннан кайткан туганнар – елына ике тапкыр якташларын мөһим вакыйгаларга җыючы бу кечкенә авылда кемнәр генә юк иде.

Балчыклы авылы атамасының килеп чыгуы турында бик күп риваятьләр йөри, ул «балчык» сүзеннән барлыкка килгән дигән фикер дә бар. Биредә иң беренче Раим һәм Ядкарь исемле кешеләр яшәгән, алар Иван Грозный заманында монда гаиләләре белән күчеп килгән. Башта урман янында яши башлыйлар, соңрак авылның хәзер урнашкан урынына күченәләр. Ләкин авылның атамасы булмый. Аксакаллар аңа исем уйларга җыелыша. Шулвакыт берничә кеше урманга утын кисәргә китә. Юкәне кискәч, төбеннән бал агып чыкканын күреп алалар.  Балалар «Бал чыкты!» дип кычкырып авылга йөгерә. Бу сүзләрне аксакаллар ишетеп, авылга шундый атама бирә.

Һәр авылда уникаль, истә калырлык урыннар күп. Балчыклы бик матур җирдә урнашкан, монда көтүлек җирләре, болыннар, урманнар бар. Туган якның һәр сукмагы, һәрбер агачы, һәрбер үләне халык күңеленә якын. Биредә яшәүчеләрнең көче һәм зирәклеге нәтиҗәсендә авыл көннән-көн баерак һәм матуррак була бара. 

Балчыклы үзенчәлекле талантларга, көчле шәхесләргә бай. Алар арасында язучы Габдрахман Сөнгати, драматург, прозаик Рәдиф Сәгъди, Кәрим Тинчурин исемендәге театр артисты Илгизәр Хәсәнов һәм башкалар бар.

Авылда яшәүчеләрнең күбесе хөкүмәт бүләкләренә лаек. Лидия Хәмидуллина – «Хезмәт батырлыгы өчен» медале, Фәридә Гайнетдинова – ТАССР Югары Советының Мактау грамотасы, Әнисә Сафина – «Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы», «РФ гомумбелем бирүнең мактаулы хезмәткәре» билгеләре, Суфия Җәләлиева – «Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге казанышлары өчен» медале, Кәүсәрия Хәмидуллина, Люция Мөхәммәдуллина, Алсу Җиһангирова «Ана даны» медальләре белән бүләкләнгән.

Балчыклылар үзләренең Ак әбиләре белән горурлана. Аларның берсе Миңнебаян Камалиевага март аенда 98 яшь тулган. Миңнебану Сәлимова, Хаҗирә Яруллина, Фәймә Җәләлиева күптән түгел үзләренең 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үткән. Наилә Хатыйпова һәм Фәридә Гайнетдинова 80 яшьлек юбилейларын билгеләп узганнар. Ә үткән елның декабрендә Газизә Сәгъдиева туган – авылда тормыш дәвам итә.

Гаилә елында озак еллар бергә яшәүче парларга зур игътибар бирелә. Быел Мөнир һәм Фәридә Гайнетдиновлар, Хәйдәр һәм Хаҗия Җиһангировлар, Фәрит һәм Наилә Хатыйповлар гаилә тормышының бриллиант юбилейларын билгеләп үтә.  Бу парлар гаилә корганнан соң 60 ел вакыт узган, алар зур хезмәт юлы үткән, балалар үстергән, инде аларның һәркайсы тормышта үз юлын тапкан. Шулай ук Рәшит һәм Әминә Сәгъдиевлар быел алтын туйларын билгеләп үтә.

Алып баручылар әлеге бәйрәмне үткәрүдә матди ярдәм күрсәткән иганәчеләрнең исемнәрен атады. Болар – эшмәкәрләр Илһам һәм Илдар Шиһаповлар, көрәшче, спорт мастеры Илнар Кәлимуллин, «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ. 

Авыл халкын бәйрәм белән котларга район башлыгы Наил Вазыйхов та килгән иде. Татар эстрадасы артистлары тамашачыларның күңелләрен күтәрде. Җирлек башлыгы Радик Сәгъдиев сәркатибе Айсылу Йосыпова белән бергә юбилярларга бүләкләр тапшырды.

Ә без мәйдан буйлап атладык һәм Балчыклы ханымнары белән аралаштык. 

Фатыйма Сәгъдиева озак еллар сыер савучы булып эшләгән, аннары колхоз ашханәсенә күчкән, чәчү һәм урып-җыю чорында механизаторларга төшке аш әзерләгән. Ул тумышы белән Яңа Сала авылыннан, 25 яшендә Балчыклы егетенә кияүгә чыккан, шуннан бирле биредә гомер итә. Ире белән өч бала үстергәннәр. Өч ел элек тол калган, хәзер кызы белән яши.

Шулай ук туган авылы, районы файдасына дистә еллар дәвамында  эшләгән хезмәтчәннәр арасында авылдагы барлык уңай үзгәрешләргә һәм бәйрәм чараларына даими иганә ярдәме күрсәтүче Илһам Шиһаповның әнисе Нурия Шиһапова да бар. Ул өлешчә безнең хезмәттәшебез дә – гомере буе хат ташучы булып эшләгән. Мөршидә Гатауллина заманында алдынгы бозау караучы булган. Надия Җиһангирова авылдагы элеккеге ФАП фельдшеры, биредә санитар Надия Гыймадиева белән бергә эшләгәннәр. Фәһимә Равилова һәм Рузалия Фәйзрахманова сыер савучы булып эшләгәннәр, үз төркемнәрендәге 18 әр сыерны кул белән сауганнар. Рәшидә Харисова колхоз пекарнясында икмәк пешергән.

Наилә Хатыйпова Балчыклы авылында туып үскән. Иске Казиле җидееллык мәктәбен тәмамлагач, фермага эшкә килгән. 42 ел терлекчелектә эшләгән, 19 яшендә авылдашы Хатыйпка кияүгә чыккан, алар дүрт бала үстергәннәр. Кече уллары авылда үзләре белән яши, кызларының берсе Олы Мәрәтхуҗа авылында фельдшер булып эшли, ә ире гомер буе колхозда механизатор булып эшләгән.

Әнә шундый кечкенә генә авылда очрашуларга һәм аралашуларга бай матур бәйрәм булды, авыл һәрвакыт үзендә узган чаралар белән бар халыкны бергә җыя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев