Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балчыклыда өр яңа балалар мәйданчыгы

Авылда мәктәпкәчә яшьтә 10 бала бар. Шуларның яртысы балалар бакчасына йөри. 29 июльдә биредә нәниләрне һәм аларның әти-әниләрен, әби-бабайларын шатландырып, заманча җиһазланган уен мәйданчыгы ачылды. Җәйге ялларын авылда үткәрүче шәһәр балаларына да бик ошаган ул. Бертуган Айдар һәм Марсель Хәлиуллиннар: " Бездә мондый матур мәйданчык юк, биредә рәхәтләнеп уйныйбыз." Хәзер...

Авылда мәктәпкәчә яшьтә 10 бала бар. Шуларның яртысы балалар бакчасына йөри.

29 июльдә биредә нәниләрне һәм аларның әти-әниләрен, әби-бабайларын шатландырып, заманча җиһазланган уен мәйданчыгы ачылды. Җәйге ялларын авылда үткәрүче шәһәр балаларына да бик ошаган ул. Бертуган Айдар һәм Марсель Хәлиуллиннар: " Бездә мондый матур мәйданчык юк, биредә рәхәтләнеп уйныйбыз." Хәзер лаеклы ялда булучы, гомер буе хуҗалыкта сыер сауган Сөембикә Җиһангирева һәм Рузалия Сәгъдиева бирегә үзләренең оныклары белән килгән: "Авылыбызның болай матурлануына, халыккауңай шартлар булдырылуга бик шатланабыз". Клуб мөдире Суфия Җәләлиева: "9 майда авылыбызның сугыш кырларында ятып калган каһарманнары хөрмәтенә яңа һәйкәл ачылды, инде менә мондый матур мәйданчыкка ия булдык. Болар барысы да уртак тырышлык һәм иганәчеләр -авылдашларыбыз Илдар һәм Илһам Шаиһаповлар ярдәме белән башкарылды".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев