Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балалы гаиләләргә ипотека кредитын түләргә ярдәм итәчәкләр

Тормыш кыенлыкларына очраган балалы гаиләләр киләчәктә ипотека кредитын түләү өчен дәүләт ярдәме ала алачак. ДОМ.РФ профильле министрлыклар, Дәүләт Думасы һәм Үзәк банк белән бергә торак сәясәте өлкәсендә гаиләләргә ярдәм итү өчен тәкъдимнәр әзерли. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итте.

Әлеге яңалык турында ДОМ.РФ генераль директоры Виталий Мутко дәүләт корпорациясе һәм Президент каршында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Мария Львова-Белова белән хезмәттәшлек турында килешү имзалаганда әйткән.

Балалы гаиләләр һәм ятим балаларга ярдәм итү, аларның, шул исәптән финанс кыенлыкларына очраган ипотека заемчыларының, торак хокукларын яклау механизмнарына кагылышлы булган чараларны камилләштерү һәм яңаларын үстерүне бергәләп тормышка ашыру планлаштырыла. 

Ипотека алган гаиләләрнең бурычларын регуляцияләгәндә комплекслы ярдәм өчен тәкъдимнәрне ДОМ.РФ Үзәк банк һәм зур кредиторлар бергәләп әзерли.

Беренче чиратта ярдәмне кредит түләүләрен вакытында һәм тулы күләмдә түли алмаган күп балалы заемчылар һәм балигъ булмаган яшьтәге балаларны тәрбияләүчеләр ала алыр дип планлаштырыла.

Мутко аңлатканча, сүз медация механизмы төзү турында бара. Гаиләнең кредит түләү белән кыенлыклары килеп чыкканда, аңа арадашчы ярдәмендә банк белән уртак тел табарга һәм ситуацияне төзәтүнең ниндидер ысулларын табарга ярдәм итәчәкләр.

Мутко сүзләренчә, моннан тыш, балалы гаиләләрнең хәзер дә кредит каникулы алу хокукы бар.

Шулай ук балалы гаиләләрне ДОМ.РФ Консультация үзәге аша торак шартларын яхшырту ысуллары белән таныштыруны киңәйтү дә күздә тотыла.

Моның өчен бер проект – Торак төзелешенең бердә мәгълүмати системасы (ЕИСЖС, наш.дом.рф) базасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган кешеләрнең бердәм цифрлы реестры төзү планлаштырыла. Алар арасында ятим балалар, әти-әнисен югалткан балалар, балалар йортлары һәм интернатлардан тәрбияләнеп чыкканнар. Бу ресурсны эшләтеп җибәрү мондый кешеләргә тизрәк һәм нәтиҗәлерәк итеп ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк, дигәннәр Дәүләт корпорациясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев