Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балаларны сөендереп

«Чыршы янында кунакта» дип аталган бәйрәмдә балалар әйлән-бәйлән биеделәр, җырладылар, шигырь сөйләделәр һәм бүләкле булдылар.

Казаннан Зөһрә Нуриева, әнисенең якташлары өчен игелекле тылсымчы булып, инде берничә елдан бирле мәдәният хезмәткәрләре һәм җирлек башлыгы белән бергә балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрүдә катнаша.

– Туган авылым Кече Салтыкта балаларыбыз өчен яңа ел могҗизалары булган чын бәйрәм узды, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Гөлия Камаретдинова.  Ул Кама Тамагында яши һәм поликлиникада шәфкать туташы булып эшли, бәйрәмнәрдә авылдашлар  һәрчак туган авылларында бергә җыела.

– Авыл җирлеге башлыгы Айрат Җиһаншин – Кыш бабай, клуб мөдире Фәйрүзә Җиһаншина шаян юлбарыс баласы ролендә һәм Казанда башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләүче Рузилә Хуҗина әкияти Кар кызы булып, балаларны «Чыршы янында кунакта» дип аталган Яңа ел тамашасы белән сөендерде. 

Бик күңелле булды: әйлән-бәйлән уеннары, күңелле конкурслар, оттырышсыз лотерея һәм, әлбәттә, Зөһрә Нуриева әзерләгән бүләкләр һәм призлар, ул аларны бәйрәмдә булганнар өчен генә түгел, чарага килә алмаган балалар өчен дә әзерләгән. Зөһрә Әнәс кызыннан бүләкләр авылның хөрмәтле кешеләренә дә бирелгән: Айсылу Айтуганова (аның оныклары иң күбе), һәм Кече Салтыкның иң өлкән кешесе Наилә апа Маннапова. Бүләкләрне тапшырырга Гөлфия Айсина ярдәм итте, - дип сөйләде безгә Гөлия Камәретдинова.

– Зөһрә Нуриева инде икенче ел чыршы бәйрәменә балаларга бүләкләр алып килә, - диде клуб мөдире Фәйрүзә Җиһаншина. - Бу юлы, узган елдагы кебек үк, балаларны сөендереп, 50 бүләк китерде. Зөһрәнең әнисе Җәүһәрия Айсина безнең авылда туып үскән, һәм аларның якташларын онытмаулары сөендерә, өстәвенә Яңа ел бәйрәмнәрендә генә түгел, җәй көне балалар Сабан туена да бүләкләр тапшыру оештырганнар иде. Ә Кыш Бабайга, Кар кызына һәм Юлбарыска Яңа ел бәйрәмен үткәрүдә китапханәче Рәсимә Сабирова һәм клуб хезмәткәре Гүзәлия Ишанова ярдәм итте…

Әнә шулай Кече Салтыкта бәйрәмнәр авылның актив кешеләре катнашында һәм туган авылларын онытмаучы якташлары ярдәме белән уза, һәм алар балалар, күңелендә, әлбәттә, истә калачак…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев