Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балаларны саклыйк

Татарстан Республикасында мартның беренче көнендә ике бала үлгән, алар машинада куркынычсызлык каешын каптырмаган булган. Агымдагы елның ике аенда Татарстан Республикасы территориясендә балалар катнашында 55 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән: бер бала үлгән, 63е тән җәрәхәте алган. Пассажир балаларның травма алулары аеруча борчу тудырды. Гыйнвар, февраль айларында 23 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, автомобиль салонында...

Татарстан Республикасында мартның беренче көнендә ике бала үлгән, алар машинада куркынычсызлык каешын каптырмаган булган.

Агымдагы елның ике аенда Татарстан Республикасы территориясендә балалар катнашында 55 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән: бер бала үлгән, 63е тән җәрәхәте алган. Пассажир балаларның травма алулары аеруча борчу тудырды. Гыйнвар, февраль айларында 23 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, автомобиль салонында 31 бала төрле җәрәхәтләр алган.

Һәлакәтләрнең сәбәпләре: машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуы - катлаулы юл-һава шартларында тизлекне арттыру һәм балаларны куркынычсызлык каешына каптырмау.

Машина йөртүчеләр истә тотсын иде: сәгатенә 50 км тизлек белән барган машина каршылыкка килеп бәрелгәндә пассажир авырлыгы 30 тапкырга арта. 10 кг авырлыктагы бала бәрелү вакытында 300 кг.га җитә һәм аны кулда тотып калу мөмкин түгел. Моннан тыш, юл-транспорт һәлакәте вакытында өлкәннәр баланы үз тәне белән баса.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, балалар креслосы куллану юл транспорт һәлакәте вакытында үлемне 54 процентка, җәрәхәт алуны 76 процентка, авыр җәрәхәт алуны 92 процентка киметә.

Балалар арасында юл-транспорт һәлакәтендә җәрәхәт алуны кисәтүдә чит илләр тәҗрибәсе күрсәткәнчә, дөньяда пассажир бала куркынычсызлыгына зур әһәмият бирелә.

Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты таләпләре нигезендә, 12 яше тулмаган балалар транспорт чарасында махсус балалар креслосы белән йөртелергә тиеш. РФ административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.53 маддәсе 1 өлеше буенча бу таләпләрне бозган өчен 500 сум штраф каралган.

ЮХИДИ хезмәткәрләре бу төр хокук бозуларны күп ачыклый. Бары тик узган елда гына да 75 мең очрак теркәлгән (2010 елда - 65 мең очрак), ә агымдагы елда 10 мең очрак.

ДАИ хезмәткәрләре балалар куркынычсызлыгына җитди карарга чакыра. Бала креслосын сатып алудан экономияләнгән акча бала гомерен кире кайтармый, өлкәннәр шул хакта онытмасыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев