Балалар сугыш турында сөйләде
Затон китапханәсендә «Бу Җиңү көне» район нәфис сүз осталары бәйгесе старт алды.
Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланды.
Бәйгене мәдәният бүлеге һәм үзәк китапханә оештырды.
Конкурс «Чәчмә әсәр» һәм «Шигърият» номинацияләрендә яшь буенча биш категориядә үткәрелде. Анда яшь нәфис сүз осталары катнашты. Иң яшь катнашучы Юрий Карповка (рәсемдә) май аенда 3 яшь тула.
Малайлар һәм кызлар чын патриотизм белән сугыш турында, геройлар һәм бу коточкыч чорны кичергән кешеләр турында шигырьләр укыдылар. Балалар тирән дулкынлану хисе белән алгы сызыктагы һәм тылдагыларның батырлыклары, иңнәренә авыр сугыш йөге төшкән хатын-кызлар, картлар һәм балалар турында сөйләделәр.
Катнашучыларның бурычы – әсәрне сәнгатьле итеп уку иде. Балалар Ватаныбыз өчен горурлык хисе уяттылар һәм тыңлаучыларның йөрәгенә үтеп керә алырлык нәфис сүзнең әһәмиятен җиткерделәр.
Елена Сороковнина һәм Ания Каюмова яшь буынга үрнәк күрсәттеләр. Конкурста иң өлкән катнашучы Михаил Островидовка быел 80 яшь тула. Ул үзе язган шигырьләрне укыды.
Бәйгедә 29 катнашучы үз осталыгын күрсәтте. Яшь булуларына карамастан, балалар танылган шагыйрьләрнең әсәрләрен тиешле дәрәҗәдә укыдылар. Жюрига җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмады, чөнки барлык чыгышлар да эчкерсез һәм чын күңелдән иде.
Чара тамашачы- ларның алкышлары һәм оештыручыларга буыннар бердәмлегенең бәйрәмчә һәм илһамландыргыч атмосферасын булдырганнары өчен рәхмәт белдерү белән тәмамланды. Мондый чараларда катнашу балалар өчен игътибарсыз калмас дип өметләнәбез. Яшь буын илебезгә һәм халкыбызга Бөек Җиңүнең нинди зур бәһа бәрабәренә бирелгәнен онытмаска тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев