Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балалар мәйданчыгы кемгә комачаулый?

2019 елда Островский урамындагы чокыр урынында балалар мәйданчыгы барлыкка килде.

Бу эшнең инициаторы – шушы урамда яшәүче Сергей Гранцов, ул ташландык чокырга туфрак тутырып, аны тигезләгән. Ул вакытта «Южная Околица» ТИҮ җитәкчесе Юрий Ильин ярдәм күрсәтә һәм ТИҮ грантының бер өлешенә балалар мәйданчыгы өчен җиһазлар сатып алалар.

Безнең газета энтузиаст Сергей Гранцов турында да, ТИҮ ярдәме турында да күп тапкыр язды. Узган елга кадәр мәйданчык микрорайон халкын сөендерде. Балалары белән бирегә яшь әниләр килде, монда ике комлык урнаштырылган, периметр буенча койма тотылган, хатын-кызлар чәчәкләр утыртты, аларны җәй буе карап-тәрбияләп тордылар.

Бу яз беренче май карлары белән генә түгел, кичләрен әлеге мәйданчыкка килеп, бар нәрсәне җимереп йөрүче яшүсмерләрнең вандаллыгы белән дә гаҗәпләндерде. Бүгенге көндә биредә күңелсез күренеш күзәтелә: таучык җимерек, такталары каерып алынып, бөтен мәйданчык буйлап чәчелгән. Әйләнгечнең агач нигезе урыныннан чыгарылган. Металл койманың берничәсе тартып алынган. Ә күптән түгел яшүсмерләр бетон койманың шактый өлешен җимереп ташлаган.

– Кичен бакчага чыга торган түгел, мәйданчыкта сүгенү сүзләре яңгырап тора – яшүсмерләр үзара шулай аралаша, - ди бу урамда яшәүче Владимир Ибалаков.  - Мин бит аларның нишләгәннәрен күрәм, шуңа күрә аларны моннан куам, 20 минутка китеп торалар да яңадан шушы урынга әйләнеп киләләр. Полициягә дә шалтыраттым, файдасы юк. Биредә шундый яхшы мәйданчык ясадылар, ата-аналар һәм балалар шулкадәр шат иде. Ә хәзер исә анда якын да барасы килми. Балалар таучыгын тулысынча җимерделәр, кичә бетон койма җимерелде. Ярый әле беркем өстенә дә төшмәде.

– Без бу проблемадан хәбәрдар, - диде полициянең участок уполномоченные Николай Красильников. - Бу яшүсмерләрнең ата-аналары теләсә нинди тикшерүләргә тискәре мөнәсәбәттә. Видеокүзәтү урнаштырылганчы, объектны нәкъ менә кем җимергәнлеге турында кире какмаслык дәлилләр булганчы, без беркемне дә җаваплылыкка тарта алмыйбыз. 
Бу урамда яшәүчеләргә исә чүп-чарны җыештырырга, җиһазларны ремонтларга, шулай ук кичләрен дежурлык оештырырга һәм вандалларны фотога төшерергә генә кала. Бары шулай гына алар балалар мәйданчыгын саклап кала алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев