Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Балалар килгәч, йорт аларның шат авазлары белән тула

Красновидово мәктәбенең Беренчеләр хәрәкәте хәлләрен белергә авылда яшәүче өлкәннәрнең өйләренә барды.

Остазлары Екатерина Букушкина җитәкчелегендәге бу балаларны безнең районда игелекле эшләр буенча рекордчылар дип атарга була.

Алар ялгыз пенсионерларга хуҗалык эшләрендә булышалар, бәйрәмнәр белән котлыйлар һәм сөйләшергә, хәлләрен белергә өйләренә килеп йөриләр. Махсус хәрби операциядә  катнашучыларга ярдәм итәләр: посылкалар җыялар, котлау открыткалары язалар. Узган ел озак дәваланудагы балалар өчен уенчыклар, өстәл уеннары, канцелярия кирәк-яраклары җыеп посылка җибәргәннәр. Ташлап калдырылган хайваннар өчен яңа, кайгыртучан хуҗалар эзлиләр. Мәктәптә «Әйберләргә икенче тормыш» хәйрия ярминкәсе оештырганнар. Бөтен гомерләрен үсеп килүче буынны укытуга һәм тәрбияләүгә багышлаган бертуган Селоустьеваларның каберләрен карыйлар.

Дәресләрдән соң алсу йөзле һәм шат балалар Мәктәп урамында яшәүче Анастасия Мочалова йортына йөгереп керделәр.

Анастасия Александровнаның балачагы һәм яшьлеге, бөтен гомере туган авылы Красновидовода узган. Биредә ул төп мәктәпне тәмамлаган, берничә ел Казанда һөнәр училищесында химик-аппаратчыга укыган. «Ул чакта без барыбыз да Казанга укырга китә идек», - ди Анастасия Александровна. Берничә елдан Красновидовога кайта һәм фермага сыер савучы булып урнашкан, һәм пенсия чыкканчы шунда эшләгән. Аның гаиләсе булган, өч ул үстергән. Ләкин шулай килеп чыккан ки, бүгенге көндә әби ялгыз яши. Ул инде күптән пенсиядә, өстәвенә III группа инвалид. Шуңа күрә аңа хуҗалык мәшәкатьләрен башкаруы җиңел түгел, йортын да мичкә ягып җылытырга кирәк.

– Балалар даими рәвештә булышалар, аларга зур рәхмәт, - дип мактады Анастасия Александровна укучыларны. - Машина утын китерүгә үк, килеп, утынны сарайга ташыйлар, кышын кар көриләр.

 – Настя әби, ярдәм кирәк булса, әйтерсең, - дип, балалар хуҗабикә белән саубуллаштылар да авылдагы тагын бер әбигә киттеләр.

Нина Кузинага узган ел 90 яшь тулган. Ләкин аның әле дә зиһене үткен, хәтере бик яхшы. Нина Ивановна фикеренчә, болар барысы да уку нәтиҗәсе. Без килгән көнне дә өстәлендә район газетасының яңа саны ята иде.

Аның язмышы күп кенә авыл хатын-кызларының язмышына охшаш: мәктәптә укыганнан соң пенсиягә чыкканчы фермада эшләгән, ире белән ике кыз үстергәннәр, зур хуҗалыклары, яшелчә бакчасы булган. Бүген әби үзенең уңайлы йортында якыннары күзәтүендә ялгызы гына яши, һәр чәршәмбедә Красновидово мәктәбенең Беренчеләр хәрәкәте килә.

– Без чәй эчүләр оештырабыз, аралашабыз, эшләнмәләр ясыйбыз, - диде остазлары Екатерина Михайловна. - Бервакыт иске фотоальбомны карадык. Балаларга бик кызыклы булды. Шулай ук өй җыештырабыз.

Настя Талова күршедә генә яши һәм еш кына әби янына кереп, бакчадагы яки өйдәге эшләрдә ярдәм итә. Ә Нина Ивановна җиңел булмаган балачагы, авыл тормышы турындагы хатирәләре белән уртаклаша.

– Йортым буш булмавына мин бик шат. Балалар килгәч, ул аларның шат авазлары белән тула. Мин аларның барысына да яхшы укуларын, әти-әниләрен тыңлауларын, күбрәк китаплар укуларын телим.

Бүгенге заманда без барыбыз да даими рәвештә каядыр ашыгабыз, күп эшлибез һәм еш кына олы яшьтәге якыннарыбызга вакыт таба алмыйбыз. Ә аларга еш кына әйләнә-тирәдәгеләрнең игътибары һәм аралашу гына кирәк. Бу өлкәннәргә Красновидово мәктәбеннән Беренчеләр хәрәкәтендә катнашучылар кебек игелекле һәм ярдәмчел балалар гына булыша ала. Аларның гомер буе шундый булып калуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев