Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балалар һәм яшүсмерләр өчен яңа интернет-радио эшли башлады

Бүген Байлар Сабасында узган Әдәби Сабан туенда яңа «Белем радиосы» ачылды.

"Балалар һәм яшүсмерләр өчен татар һәм рус телләрендә эшли торган билингваль "Белем радиосы" старт ала. Ул әлегә техник режимда эшләп торачак. 1 сентябрьдән интернет радио тулы көченә эшли башлый. Барысы утыздан артык тапшыру була», – дип сөйләде Татнетны үстерү фондының башкарма директоры Раил Гатауллин.

Аның сүзләренчә, тапшыруларның форматын балалар тәкъдим иткән. «Тапшыруларны алып баруда балалар катнаша, тапшыру форматын да үзләре тәкъдим итә. Без балалар арасында яңа исемнәр ачарга тырышабыз. Бала бәйгедә җыр башкара икән, соңыннан ул җыр югала, ә без аларны туплап, радио эфирында тәкъдим итәчәкбез. Радиода белем бирүгә юнәлтелгән тапшырулар да булачак», – дип аңлатты ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев