Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Балачакка эләктем кебек

Куйбышев Затон поселогында Винниковлары ишек алдына кергәч, күзгә шунда ук балачактагы әкият дөньясына чумган кебек буласың. Биредә барысы да хуҗалар - Алмира Кадыйр кызы һәм Николай Владимирович кулы белән эшләнгән. Су салынган һәр савыт без яраткан мультфильмнар стилендә бизәлгән. Монда Маша белән Аю да, смешариклар да бар. Сукмак янындагы баганалар...

Куйбышев Затон поселогында Винниковлары ишек алдына кергәч, күзгә шунда ук балачактагы әкият дөньясына чумган кебек буласың. Биредә барысы да хуҗалар - Алмира Кадыйр кызы һәм Николай Владимирович кулы белән эшләнгән.

Су салынган һәр савыт без яраткан мультфильмнар стилендә бизәлгән. Монда Маша белән Аю да, смешариклар да бар. Сукмак янындагы баганалар болайгына куелмаган, алар ясалма һәм чын чәчәкләр белән аралаштырып бизәлгән. Фонтанлы ясалма буа, аның янында эскәмия, чүлмәкләрдә һәм түтәлләрдә, иске мичкә һәм кашполарга кадәр чәчәк утыртылган. Кая карама, һәр яктан чәчәк.

-Без виноградның сигез сортын үстерәбез,- ди Алмира Кадыйр кызы,- ә су салынган мичкәләрне оныклар өчен бизәдек. Аны ирем ясый. Ул менә мәче сыйфатындагы мендәрләр дә тегә, кашыклар ясый, аппликацияләр ясый. Гомумән алганда, бар эштә кулыннан килә. Ул минем барлык башлангычларымда ярдәмчем, хәзер 30 августта оештырылачак сату-күргәзмәгә әзерләнәбез.

Алмира Кадыйр кызы поселокның ТИҮ рәисе дә. Кешеләр белән эшләргә - аларны эшләргә күндерергә яки үзсалым программасында катнашырга, өмәләр һәм бәйрәмнәр оештырырыга күндерергә туры килә. Аңа ире Николай Винников, күршесе Надежда Макарова һәм фикердәшләре һәрвакыт ярдәмгә килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев