Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балачак һәрчак янәшә

Узган атнада мәгариф бүлеге "Ел тәрбиячесе" конкурсының финал этабын үткәрде. Конкурста катнашу өчен сигез тәрбияче килгән иде. Ул портфолиога бәя бирүдән башланып китте, анда мәктәпкәчә белем бирү педагоглары фоторәсем, грамота, диплом, конкурсларда катнашу, квалификация күтәрү, уку үтү турындагы сертификат һәм таныклыклар белән үз эшләре турында сөйләде. Бу этапта Тенештән "Улыбка"...

Узган атнада мәгариф бүлеге "Ел тәрбиячесе" конкурсының финал этабын үткәрде.
Конкурста катнашу өчен сигез тәрбияче килгән иде. Ул портфолиога бәя бирүдән башланып китте, анда мәктәпкәчә белем бирү педагоглары фоторәсем, грамота, диплом, конкурсларда катнашу, квалификация күтәрү, уку үтү турындагы сертификат һәм таныклыклар белән үз эшләре турында сөйләде. Бу этапта Тенештән "Улыбка" балалар бакчасы тәрбиячесе Татьяна Фокеева, Затоннан "Родничок" балалар бакчасы тәрбиячесе Надежда Ефсеева һәм Кама Тамагы "Салават күпере" балалар бакчасы тәрбиячесе Фәридә Сәлимова аерылып торды. Икенче этапта жюри тәрбиячеләрнең балалар белән эшләвенә бәя бирде. Конкурста катнашучының һәрберсе үз төркемендә тәрбия чарасы үткәрде. Биредә "Салават күпере" балалар бакчасыннан Светлана Хисмәтуллина, Красновидоводан Ольга Алешина һәм Надежда Ефсеева фантазия һәм осталык күрсәтте. Өченче этапта ике конкурс үткәрелде: "Педагогик дан минуты", психология-педагогия хәлен тикшерү. Нәтиҗәдә, биремне барлык тәрбиячеләр дә үтәде, баллар аермасы зур түгел, конкурста Татьяна Фокеева (рәсемдә) җиңү яулады.
Конкурска РОО җитәкчесе урынбасары Ирина Кузеева йомгак ясады. "Без һәр мәктәпкәчә яшьтәге учреждениедә булып, конкурста катнашучы үткәргән чараны карадык. Барысында да бала һәм педагог арасындагы үзара аңлашуны, процесска иҗади якын килүне, ата-ана тарафыннан ярдәм һәм яклауны күрдек. Балалар да күңел матурлыгы, белемгә омтылулары белән шатландырды. Болар барысы да балаларга һәм үз эшенә карата чын күңелдән мәхәббәт булганда гына мөмкин".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев