Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәмнәрдә дә басуда

Районда язгы чәчү 34942 гектар мәйданда башкарылачак.

Бу мәйданның өчтән бер өлеше бөртекле культуралар чәчүгә бирелгән.

«Олы Кариле» ҖЧҖ басуларында һәм кайбер фермер хуҗалыкларында язгы кыр эшләре туфракны, күпьеллык үсемлекләрне тырмалаудан һәм көзге үләннәрне тукландырудан башланды. Олы Кариле хезмәтчәннәре 27 апрельдә тырмалауны һәм үсемлекләрне тукландыруны тәмамлады, ә икенче көнне техниканы чәчүгә әзерләделәр.

– Бөтен эш спектрын берьюлы башкарып булмый, техника һәм кешеләр җитми, – ди «Олы Кариле» ҖЧҖ агрономы Мансур Шәйхетдинов. – Ләкин җир дымлы, шулай ук яңгыр да яхшы гына явып үтте, шуңа күрә барысына да өлгерәчәкбез. Язын без бөртеклеләр, арпа һәм борчак чәчәбез. Тәҗрибә күрсәткәнчә, безнең киңлекләрдә уҗым бодае сыйфатлырак уңыш бирә. Шуңа күрә без аны язга калдырмыйбыз. Хәзер төп бурыч – техник культуралар һәм кукуруз чәчү.

«Август-Кама Тамагы» ҖЧҖның заманча техникасы тукландыру эшләрен санаулы көннәр эчендә башкарды. 20 апрельдә механизаторлар борчак, аннары язгы рапс чәчәргә керештеләр. Авыл хуҗалыгы оешмасында ике сменалы эш көйләнгән, шуңа күрә механизаторлар бер тәүлек эчендә 800 гектардан артык мәйданда чәчәргә өлгерә. Әле барлык кырларның да әзер булмавын исәпкә алу кирәк. 2 майга биредә язгы чәчү 38 % тәшкил итте.

Гомумән район буенча, крестьян-фермер хуҗалыкларын да исәпкә алып, бу көнгә сабанга чәчү планы 31,3 % үтәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев