Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бәйрәм кәефе булдыручылар турында

Бәйрәмчә бизәлгән йортлар хуҗаларда да, күршеләрдә дә әкияти кәеф булдырды. Йортларын бизәүчеләр бу эшкә бар көчләрен һәм күңелләрен бирде.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте игълан иткән бәйгедә нибары өч каматамагылы катнашты. Иң яхшы бизәлгән йорт өчен тавыш бирү барышында социаль челтәрләрдә бик күп фикерләр булды, аларның саны 595 кә җитте. Тавыш бирүдә 4000 нән артык кеше катнашты.

Тавыш бирү барышы турында бик кызу фикер алышуны билгеләп үтәргә кирәк. Комментарийлар арасында уңайлары да булу куанычлы, аларда район халкы шундый матурлык булдырганнары өчен бәйгедә катнашучыларга рәхмәтләрен җиткерде.

 «Нәбиуллиннар гаиләсе булдыра! Ел саен шундый матурлык ясыйлар... Авылыбызның горурлыгы алар! Ел саен карыйбыз, сокланабыз!», - дип язган Гөлфия Шакирова Чаллы авылы кешеләре турында.

 «Бу гаилә искиткеч, без алар белән якыннан таныш түгел, берничә тапкыр гына күрешкәнебез бар, шулай да алар шундый эчкерсез кешеләр, һәрвакыт гади генә нәрсәләргә дә шатлана беләләр, шатлыклары белән уртаклашалар, - дип язган Евгения Колун Зәйнуллиннар гаиләсе турында.- Мин үзем йортны бизәү өчен кышын тайгак түбәгә менү түгел,  урамга да чыкмас идем!».

 «Мин инде өченче номер өчен тавыш бирдем, ләкин тагын шуны өстәп әйтергә телим: Никифоровлар гаиләсе бик тырыш, җәй көне бөтен территорияләре чәчәктә утыра. Минемчә, алар беренче урынга лаек, чөнки бу гаилә тормыш сөючәнлек, оптимизм һәм патриотизм үрнәге булып тора. Икенче мобилизация дулкынында алар улларын махсус операциягә озаттылар. Диманы өйдә әти-әнисе, йөкле хатыны һәм кечкенә улы көтә. Аннан соң да гаилә төшенкелеккә бирелмәде, өмет белән яшәүләрен дәвам итәләр, капка төбендә үз куллары белән матурлык булдырып, авылдашларын һәм авыл кунакларын сөендерәләр. Афәрин! Ходай аларга сәламәтлек бирсен!» –дип, үз фикере белән уртаклашты Татьяна Луконина.

Язмамны Илмас Мөхәммәтшин сүзләре белән тәмамлыйсым килә: “Ясаганнар – бик әйбәт! Рәхмәт аларга. Бәйге өчен түгел, шундый катлаулы чорда үзләренә һәм калганнарга бәйрәм кәефе булдырдылар».

Хәзер тавыш бирүнең икенче – республика этабы бара. Газетаның «ВКонтакте»дагы төркемендә һәм kamskoe-ustie.ru сайтында тавыш бирергә була.

*

Тагын бер бәйгене үз язылучылары арасында «ТАТМЕДИА» АҖ үткәрә.

Бүләкләр арасында кар көрәү җайланмасы, телевизор, электр ит тарткычы, электрогриль, икмәк пешерү җайланмасы һәм башкалар бар. Декабрь аенда күп кенә абунәчеләребез редакция почтасына квитанцияләр җибәрде. Исегезгә төшерәбез. Конкурста катнашу өчен ярты елга район газетасына һәм холдинг журналларының берсенә язылу зарур, 2023 елның 21 гыйнварына кадәр «Акция» тамгасы белән (телефон номерын күрсәтергә кирәк) язылу квитанцияләренең күчермәләрен Казан, Декабристлар урамы, 2 йорт адресы буенча яки podpiska@tatmedia.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев