Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Авыл хуҗалыгы министрлыгы элеккеге хезмәткәрләрне онытмый

Барлык гражданнар җыелышларында тармак ветераннарына Рәхмәт хатлары тапшырыла.

Фәһимә Хәйруллина гомере буе авыл хуҗалыгында эшләгән. Кече Мәрәтхуҗа авылында туып-үскән кыз хезмәт юлын «Ирек» колхозы фермасында башлаган, Бәрлегуҗа егетенә кияүгә чыккач, «Большевик» колхозы коллективына кушылган. Фәһимә апа пенсиягә чыкканчы, бозау караучы булып эшләгән. Хәзер алар ире белән үз йортларында яшиләр. Дүрт бала үстергәннәр. Алар янына кызлары еш кайтып йөри. Берсе Куйбышев Затонында, икенчесе Чувашиядә яши.

Гражданнар җыелышында район башлыгы урынбасары Илнур Гыйниятов Фәһимә Фәйзулла кызына юбилее уңаеннан Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров имзасы куелган Рәхмәт хаты тапшырды.

Шундый ук хатны 90 яшь тулу уңаеннан Флүрә апа Гайфуллинага да тапшырдылар. Без аның турында узган санда язган идек. Флүрә апа игътибарлары өчен һәркемгә рәхмәтен белдерде, хәтта бер куплет җыр да башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев