Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл мәчетләренең көндәлек тормышы һәм бәйрәмнәре

Ай саен авыл мәчетләре имамнары Кама Тамагының үзәк мәчетендә җыела.

Чираттагы очрашулары 25 апрельгә билгеләнгән иде, ләкин хуҗасыз сумка табылу сәбәпле, мәчеткә бара торган юллар ябылып, бер төркем дин әһелләре мәйданда тоткарланырга мәҗбүр булды.

Без бу мизгелдән файдаланып, имамнар белән авылның дин әһелләренең тормышы, проблемалары һәм үз алларына куйган бурычлары турында сөйләштек.

Ак Барс банкы янындагы мәйданда Олы Кариледән Илһам хәзрәт Гәрәев, Бәрлегуҗадан Искәндәр хәзрәт Әскәров, Балчыклыдан Рәшит хәзрәт Галиев, Иске Казиледән Әмир хәзрәт Сафин, Иске Барыштан Рәүф Йосыпов һәм Олы Карамалдан Наил Әскәров җыелды.

- Безнең авылда элекке хәзрәт Фуат Нуруллин эштән китте, - диде Рәүф Йосыпов.  Мөсәлим Сабиров мәхәлләне җитәкләргә әзерләнгән иде, укулар узды, ләкин аның зур хуҗалыгы бар, шуңа ул өлгерми. Мин территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе буларак, мәчет һәм чишмә территориясен төзекләндерү белән шөгыльләндем һәм дин тотучылар өчен булган барлык таләпләрне үтәп мәчеткә йөрдем. Бәлки, шуңа күрә дә ул миңа Коръәнне тирәнтенрәк өйрәнергә һәм имам вазифаларын үз өстемә алырга тәкъдим иткәндер. Бу эшне яңа гына башлап киләм әле. Мөсәлим Әбрар улы миңа еш кына төрле йолаларны үтәүдә ярдәм итә. Мин баш тартмадым, өйрәнәм һәм яхшы имам булырга тырышам.

Олы Карамалда элекке имам вафат булган һәм аның вазифаларын Наил Әскәров үз өстенә алган. Ул Рәүф Йосыпов кебек үк ислам нигезләрен өйрәнә. Якын арада алар икесе дә мөфтияткә әңгәмәгә барачак, анда аларга мәчетләрдә намазлар һәм төрле дини чаралар үткәрү өчен таныклык биреләчәк.

- Айлык җыелышларда Галимулла хәзрәт Яруллин безне мөфтият яңалыклары белән таныштыра. Ә без аңа үз яңалыкларыбыз турында сөйлибез,  проблемаларыбыз һәм идеяләребез белән уртаклашабыз, - ди Искәндәр хәзрәт Әскәров. - Быел Бәрлегуҗа мәчетендә Ураза бәйрәменә 30 дан артык кеше җыелды. Күпләр авылдан һәм хәтта районнан читтә яши, ләкин бәйрәмгә Бәрлегуҗага кайталар. Корбан бәйрәмендә тагын да күбрәк кеше булачак. Мәчеткә килүчеләр арасында яшьләр күп булуы сөендерә. Алар дога кылырга гына килмиләр, эшләрдә дә ярдәм итәргә әзер. 

Узган ел аларның инициативасы белән җирле зират төзекләндерелде, быел мәчетне газлаштыру өчен акча җыярга ниятлиләр. Хәзергә бина электр белән җылытыла, бу газ белән җылытуга караганда күпкә кыйммәтрәк. Нәтиҗәдә экономияләргә туры килә – мәчеттә шактый гына салкын, кышын бу бигрәк тә сизелә. Әгәр дә җирле яшьләр эшкә тотынса һәм аны ахырына җиткерсәләр, бу чын мәгънәсендә изге гамәл булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев