Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Авыл юкка чыкса да, гореф-гадәтләре яши

Бәйрәмгә Олы Кариледән бер төркем кунаклар килгән иде.

Илсур Кәримуллин әйтүенчә, быел үз авылларында бәйрәм үткәрелмәячәк, шуңа күрә ниндидер яңалыкны күрергә күрше авылга бик теләп киләләр. 

Әлеге төркемнән Бәки авылында туып-үскән Алсу Гаязова да безнең белән бик теләп аралашты.

– Бу – безнең авыл бәйрәме, ләкин авылыбыз юкка чыкты диярлек, ә традициясе калды, аларны яңадан булдырган өчен җирлеккә рәхмәт.

Алсу биш балалы гаиләдә үскән, туганнары арасында иң өлкәне. Келәнчедәге сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, ул Казанда һөнәр алырга карар иткән.

– Әтиемә әйттем: Олы Карилегә 8 чакрым җәяү йөргәнче, училищега керсәм, яхшырак булыр, мәктәпне дә тәмамлаячакмын, һөнәр дә алачакмын, дидем. Ул мине кочаклады да елап җибәрде.

Уку җиңел булмаган. Училище урта белем бирмәгән, шуңа күрә Алсуга, аттестат алу өчен, училищедагы укулардан соң мәктәпкә дә йөрергә туры килгән.

– Без Келәнчедә татарча укыдык, шуңа күрә рус мәктәбендә программаны кабул итүе авыр булды, һәм мин Казанның 22 нче мәктәбенә барып йөрдем, анда уку татарча иде. Училищеда уку белән бер үк вакытта кичке мәктәпне дә тәмамладым.

Төзүче һөнәре алгач, Алсу Гаязова, тиешле өч елын эшләп, Казанның 16 нчы моторлар төзү заводына эшкә урнашкан һәм пенсиягә чыкканчы шунда эшләгән.

– Пенсиягә чыккач, яшь тамашачы театрына хуҗалык эшләре мөдире булып урнаштым һәм театрның үземнең хыялым булуын аңладым. Миңа анда эшләү бик ошый иде, эшкә бик теләп йөрдем.

Әңгәмәдәшем театрдан киткәннән соң да эшсез утырмый.

– Хәзер мин таможняда эшлим. Монда миңа шулай ук кызык. Шуңа күрә әлегә эштән туктамадым, ял итәргә ашыкмыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев