Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл аксакалларын бүләкләделәр

Һәр җирлектә гомерләрен хезмәткә багышлаган кешеләр бар.

Традиция буенча, гражданнар җыелышлары вакытында тантаналы бүләкләүләр дә уза.

Район башлыгы Наил Вазыйхов Ирек Гатинга актив җәмәгать эшчәнлеге өчен «СССРның 100 еллыгы» медален тапшырды. Ирек Гаяз улы 2022 елга кадәр озак вакытлар авыл җирлеге ветераннар советын җитәкләде һәм авылдашларының хөрмәтен казанды.

Ул 1936 елның 5 августында Чистай районының Чирүле Шонталы авылында туган. Гомеренең күп өлешен Тәтеш урман хуҗалыгының Олы Кариле урманчылыгында эшләп уздырган. Урман мастеры, урманчы ярдәмчесе һәм урманчы булган, лаеклы ялга чыкканнан соң, агач эшкәртү цехында мастер булып хезмәт куйган. Аның тармактагы эш стажы 40 елдан артык.

Рифкать Хөсәенов 75 яшьлек юбилее уңаеннан ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Ул тумышы белән Буа районыннан, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган, аннан соң безнең районда агроном, аннары Олы Кариле авылында колхоз рәисе булып хезмәт куйган. Озак еллар авыл хуҗалыгында эшләгән. Рифкать Гаяз улы хезмәте өчен күп тапкырлар билгеләп үтелгән, ул күп төрле бүләкләргә ия, алар арасында «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеме дә бар. Моннан тыш, ул шахмат ярышларында актив катнаша, Рифкать Гаяз улы – шахмат буенча спорт мастерына кандидат, район чемпионы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев