Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл яшьләре сайлавы

Язның беренче көнендә Кама Тамагы урта мәктәбендә 2012 елда авыл яшьләре форумы булып узды.

Анда ТР яшьләр оешмалары советы рәисе урынбасары, «Авыл яшьләре» республика программасы җитәкчесе Руфия Мөхәммәдиева, МР башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов, яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Александр Кочетков, шулай ук Кама Тамагы, Сөйки урта һәм Кирельск төп мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары катнашты. Форумда яшьләр оешмалары эшенә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.

Форум делегатларына сәламләү сүзе белән Рөстәм Гыйлметдинов мөрәҗәгать итте. Ул районның социаль-икътисадый үсеше турында сөйләде һәм чыгарылыш сыйныфы укучыларын булачак һөнәрләре планында дөрес юл сайларга өндәде, чөнки район бүген җитештерү тармагы белгечләренә мохтаҗ.

Александр Кочетков аның сүзләрен хуплады. Ул болай диде: «Район халкының гомуми саныннан 20 процентын 14-35 яшькәчә яшьләр тәшкил итә. Бу - дәүләт ярдәменең кайбер федераль программаларында катнаша алырлык гражданнар категориясе. Аларның берсе - «Торак» федераль программасы буенча «Яшьләр ипотекасы» программасы. Ул районда спортны үстерү планында шактый эшләнүен билгеләп үтте, аерым алганда, «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексы эшли, районның гомумбелем бирү мәктәпләрендә спорт заллары кирәкле барлык җиһазлар белән тәэмин ителгән.

Аннары сүз руфия Мөхәммәдиевага бирелде. «Татарстан Республикасында 100дән артык яшьләр оешмасы эшли. социаль-актив позициядә торган авыл һәм шәһәр яшьләре аның әгъзалары булып тора». Совет бурычларына тукталды, үз, кече һәм урта бизнесны үстерү өчен грантлар алу мөмкинлекләре, бизнес-план язуда, соцпроектлар төзүдә белгечләр тарафыннан ярдәм турында сөйләде. Руфия Мөхәммәдиева шулай ук авыл туризмын үстерүдә нәкъ менә безнең районның кулай булуы хакында да сөйләде. Туризм өлкәсендә эшләп карарга теләүчеләр өчен 2013 елда Казанда булачак Универсиадада һәм волонтерлык хәрәкәтендә катнашу яхшы практика булачак.

Районыбызда эшләп килүче «Ключ» ирекле берләшмә эше турында аның активисты Чулпан Вәлиева сөйләде. Хәзерге вакытта берләшмә әгъзалары Казанда Бөтендөнья студентлар уенында эшләү өчен волонтерларны җәлеп итү буенча актив эш алып бара.

Форумның йомгаклау өлешендә Кама Тамагы аграр яшьләр берләшмәсе рәисе итеп Кама Тамагы урта мәктәбе чыгарылышы Ләйсән Нәҗмиева сайланды. Форумда катнашучылар аңа актив эшләвен, чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшыруын һәм үзе теләгән ВУЗга укырга керүен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев