Җаваплы һәм максатчан тәрбияче
«Салават күпере» балалар бакчасының инглиз теле тәрбиячесе Дилә Ибәтова «Ел тәрбиячесе - 2025» һөнәри осталык бәйгесенең зона этабында бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
Ул бәйгенең республика этабында җиңү өчен көч сынашачак иң яхшы егерме педагог исемлегенә керде.
– Дилә Шәһитовна, балалар белән күптән эшлисезме?
– Мин инде ундүртенче ел тәрбияче булып эшлим. 2007 елда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамладым һәм, «Көнчыгыш телләре» белгечлеге буенча диплом алып, туган авылым Олы Салтыкка кайттым. Анда мәктәпкә инглиз теле укытучысы булып урнаштым. Тәҗрибә туплагач, Казанга китү ниятем бар иде, әмма язмыш башкача хәл итте. Мәктәптә мин география укытучысы Шамил Хәлим улы белән таныштым һәм хәзер аның белән улларыбыз Камил һәм Муратны үстерәбез.
– Ни өчен нәкъ менә инглиз теле укытучысы булдыгыз, бу адымны сайларга нәрсә йогынты ясады?
– Мәктәптә безгә чит телләр укытылмады. Ләкин минем гадәти булмаган һөнәр аласым килде. Ул чакта безнең авылда бер кыз инглиз теле түгәрәге алып барды, һәм бу тәҗрибә миндә кызыксыну уятты. Университетка укырга кергәндә, инглиз теле буенча белемем алфавит белән генә чикләнде. Имтиханны уңышлы тапшыру өчен ике атналык интенсив курслар узарга туры килде.
2011 елда язмабыз герое «Салават күпере» балалар бакчасына урнаша, анда башта тәрбияче булып эшли, тора-бара балаларга инглиз телен өйрәтә башлый.
– Дилә Шәһит кызы үз эшенә бик җитди карый, - ди балалар бакчасы мөдире Гөлнара Гыймадиева. - Ул балалар бакчасының урта һәм өлкән төркемнәре өчен үз белем бирү программасын төзеде, аның ярдәмендә тәрбияләнүчеләр яхшы нәтиҗәләргә иреште. Мәктәп педагоглары да балалар бакчасында алган ныклы база белемнәрен билгеләп үтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев