Ауларга һәм мәңгеләштерергә
Редакция районда яшәүче оста куллы кешеләр турында яңа проект башлап җибәрә. Шундый кешеләр турында сөйлисегез килсә, безгә языгыз.
Быелгы «Идел-Кама» балык тоту чемпионаты вакытында ярышларның баш хөкемдары Олег Гарипов якташыбыз Рәфит Идиятовны күпләргә билгеле булмаган яңа яктан – таксидермист остасы буларак таныштырды.
Рәфит Идиятов милиционер гаиләсендә туып үскән һәм, армиядән кайткач, ике дә уйламыйча, әтисе Тәүзит Идиятовның эшен дәвам итәргә булган.
– Милициядә 22 елдан артык эшләдем һәм лаеклы ялга эчке эшләр хезмәткәре буларак чыктым, ул вакытта милициянең атамасы полициягә үзгәртелмәгән иде әле, - ди әңгәмәдәшем.
– Пенсионер булгач та эшсез утырмадым. Шунда ук банкның сак хезмәтенә урнаштым, анда ул ябылганчы эшләдем. Аннары өч ел «Сөйки» янгын сүндерү аерым посты командиры булып хезмәт куйдым, хәзер мин «Август - Кама Тамагы» ҖЧҖ белән эшләүче шәхси сак предприя- тиесендә сак җитәкчесе.
– Ә шундый гадәти булмаган хобби белән кайчан шөгыльләнергә өлгерәсез? Һәм барысы да нәрсәдән башланды?
– Моннан ун еллар чамасы элек, туңдырылган балык чистартканда, тиресен бөтен килеш салдырып алдым, һәм аннан карачкы ясап булуы турында уй туды. Интернеттан моны ничек эшлисен өйрәндем һәм балык карачкысы ясап карарга булдым. Беренче эшем бик үк уңышлы булып чыкмады, ләкин карачкы ясау принцибы миңа аңлашылды.
Бүген Рәфит Идиятов остаханәсе диварларын чәшке, сусар, урман һәм кыр тавыклары, кабан башы һәм ике трофей балыгы – судак һәм чуртан карачкылары бизи.
– Судак карачкысын күптән ясадым, ул вакытта тиренең төсен ничек үз хәленә кайтарырга белми идем әле. Ә чуртан – соңрак ясаган эшем. Монда пульверизатор белән эшләргә, тирене буярга, әзер эшләнмәне лак белән капларга өйрәндем.
– Шулай да балык карачкысын ясау күбрәк хезмәт таләп итәдер?
– Әйе, аның тиресе күпкә юкарак, бөтенлегенә зыян китермичә эшләргә кирәк. Нәтиҗәдә менә шундый табигый карачкы барлыкка килә.
Бу эштә тирене дөрес эшкәртү генә аз, җәнлекнең гәүдә формасын булдырырга кирәк. Материаллар табып, алардан хайван сыны ясап, өстенә тирене кидертәм. Бер җәнлек яки балык сынын ясау, катлаулылыгына һәм кәефкә карап, бер елга кадәр дәвам итә. Нәрсәдер ясау өчен илһам кирәк. Кайвакыт ай буе орынып та карамыйм, ә кайчак яңа объект буенча көннәр буе эшлим.
– Сезгә мондый эшләргә заказ бирәләрме?
– Берничә эшемне сатып алдылар, гадәттә балык тоту базалары ала. Балыкчыларның исә үз трофейларын мәңгеләштерәсе килә. Зур балык тотарлар да аның карачкысын ясарга телиләр, тизрәк булсын аларга. Ә мин үземнең иң тиз проектымны дүрт ай эшләдем. Барысының да алай озак көтәсе килми, шуңа күрә әлегә заказга берни дә эшләмәдем.
Менә шундый ул таксидермия – җентекле, зур хезмәт таләп итә торган катлаулы шөгыль.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев