Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Әти” сүзен әйтә алмаган әтием

Минем әтием, Гомәров Мәҗит Гомәр улы, 1941 нче елның 23 сентябрендә Кама Тамагы районы Келәнче авылында дөньяга килә.

Әтисен шул ук елның декабрь аенда сугышка алалар, кечкенә сабыен сөеп чыгып киткән әтисе кире әйләнеп кайтмый, сугыш бетәргә санаулы гына вакыт калгач, 1945 елның март аенда һәлак була. Әтиебез үз гомерендә башка бер тапкыр да әтисен күрми һәм “әти” сүзен әйтә алмый яши.  Безгә һәрчак: “Әй, кызым, сез бик бәхетле, “әти” дип әйтеп, әти белән үстегез”, ди. Әтисезлек бик нык үзәгенә үткәнгә шулай әйтәдер инде. Дәү әтиебез Калининград шәһәрендәге каберлектә күмелгән, һәлак булган сугышчыларның фамилияләре язылган тактада Шиһапов Г. дигән язу да бар. Әле берничә ел элек кенә кодачабыз Ишмурзина Венера тормыш иптәше Марат белән (алар шул шәһәрдә яшәделәр) дәү әтиебезнең каберен эзләп табып, үзебезнең нигездән алып киткән туган җир туфрагын һәм кызыл кәнәфер чәчәкләрен аның каберенә салып кайттылар, аларга шул изгелекләре өчен Ходай әҗер-савапларын бирсен! Киләчәктә без оныкларына да дәү әтиебезнең каберен барып күрергә насыйп булсын иде! 

Кызганыч, аның балачагы сугыш елларына, сугыштан соңгы авыр елларга туры килә.  Әтиләре сугышка киткәч, дәү әниебез Хәйриҗамал 4 бала белән кала. Бик зур сынаулар, авырлыклар аша узарга туры килә аларга. Әтиебез, ул елларны искә алып сөйләгәндә, күз яшьләрен тыеп тора алмый. 

Балалар әниләре канаты астында үсеп, буйга җитеп, олы тормыш юлына чыгалар. Ата тәрбиясен күреп үсмәсәләр дә, һәрберсе акыллы, тырыш, уңган-булган, кешелекле шәхесләр булып җитешә. 

Әтиебез туган авылында мәктәп тәмамлый, бик яшьли колхоз эшенә чыга.  Хезмәт юлын 1956 елда Тукай исемендәге колхозда башлап җибәрә. Башта төрле эшләрдә эшли, 1959 елдан тракторга утыра һәм 1973 елга кадәр тракторчы булып хезмәт куя. Читтән торып Монастырь авыл хуҗалыгы механикалаштыру училищесын, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый.  

Аннан соң бер ел экономист, 1974-1977 елларда партоешма җитәкчесе, 1977-1985 елларда колхозда баш бухгалтер, 1985-1989 елларда азык-төлек, бөртекле культуралар склады мөдире булып эшли. 1989 елда аны колхозның баш экономисты итеп билгелиләр. 1992 елдан алып 2001 елга кадәр, лаеклы ялга киткәнче, ягулык-майлау материаллары, запас частьләр склады мөдире булып хезмәт куя. 

Үзенә йөкләнгән һәр эшне намус белән җиренә җиткереп башкарган өчен ул 1966 елда “Хезмәттәге уңышлары өчен” медале, 1970 елда В.И.Ленинның тууына 100 ел уңаеннан “Фидакарь хезмәте өчен” медале, 1971 елда Почет билгесе ордены белән бүләкләнә. 

1967 елда әтиебез Келәнче авылы кызы Мөршидә белән гаилә кора. Мәхәббәт җимешләре 5 кызлары туа, аларны сөеп-яратып, иркәләп үстерәләр, барысын да укытып, югары белем биреп, олы тормыш юлына чыгаралар. Без тигез, тату, тыныч гаиләдә үстек, беркайчан да тавыш-гауга ишетмәдек.

Без кечкенә чакта ук, гаиләбездә шундый традиция бар иде: һәр көнне кичке аш вакытында узган көнгә йомгак ясалып, икенче көнгә планнар корыла иде. Ул планнарны тормышка ашыруда безнең өлешебез, фикеребез бик зур роль уйнамаса да, әти-әни безнең белән киңәшәләр, фикерләребез белән санлашалар иде. Аны хәзер генә аңлыйбыз, без гаиләдә үзебезне кирәкле, мөһим кешеләр итеп тойганбыз, алар безне шулай кечкенәдән шәхес итеп үстергәннәр, бу үзенә күрә бер җаваплылык хисе тәрбияләү булган икән.  
Бүгенге көндә без – балалары, барыбыз да тормышта үз урыннарыбызны табып, матур итеп эшлибез һәм яшибез. 

Әти-әниебез – авылдашлары, райондашлары арасында да зур ихтирам казанган, олы хөрмәткә лаек шәхесләр. Алар һәрчак актив тормыш белән яшәде. Яшь чакларында бергә авыл, район күләмендә узган бик күп концерт, спектакльләрдә катнаштылар, мәдәният йортларында узган чараларга да яратып йөриләр. Алар шат күңелле, ачык йөзле, кешеләр белән аралашырга яраталар. Үзебезне белә башлаганнан бирле бездә һәрчак кеше, кемдер киңәш, кемдер ярдәм сорап килә, алар беркайчан да, беркемне дә кире борып чыгармыйлар, ишекләребез һәрчак ачык.

Без бала вакытта, ел саен Казан Сабан туе көнне күршеләр, туганнар – бала-чагасы, яше-карты бергә җыелып, коляскалы мотоцикллар белән урман буена менә идек. Табын уртасына куела торган ярып пешерелгән бәрәңге, пешкән йомырка, кыяклы яшел суган, катык, пешкән ит, мичтә кабарып пешкән ипи, кабартма – ул чорның бик затлы ризыклары иде. Табын түрендә кайнап торган самовар утырыр иде. Олысы-кечесе төрле уеннар уйнап, ярышларда катнашып, гармунга кушылып җырлап, биеп, рәхәтләнеп көне буе ял итә идек.  Ул вакытларда олыларның да эшләре күп булгандыр, әмма шулай да елга бер тапкыр табигатькә чыгу – традиция иде. Без әле хәзер дә шул вакытларны сагынып искә алабыз. Хәзер телевизорлардан сөйләнә, матбугатта языла торган җәмгыятьнең, гаиләнең ныклыгына, бердәмлегенә ирешүнең бер ысулы булгандыр ул, мөгаен. 

Әти-әниебез матурлыкка мөкиббән кешеләр, алар бакчада эшләргә бик ярата, яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Безнең өй янындагы бакчада үскән чәчәкләр бик күпләрне сокландырып, күзләрне иркәли иде, чәчәкләр үстерергә ярату безгә алардан күчкәндер. Әти-әниебез инде олыгайсалар да, хәзер дә умарталар тоталар, ләкин, кызганыч, аларның саны елдан-ел кими бара. Элегрәк “Сезнең балыгыз бик тәмле”, дип, бары бездән генә бал алучы даими сатып алучыларыбыз бар иде. 

Бүген инде әти-әниебез олыгаеп баралар. Тормышлар хәзер бик җитеш, суы, газы кергән, мунча өйдә генә, урамда асфальт юл җәелгән, яшәү өчен барлык уңайлыклар булдырылган. Ходаебыздан шуны гына сорыйбыз: дөньялар тынычланып, әти-әниебез шушы рәхәт тормышта, әле тагын озак еллар, сәламәтлек, тигезлек белән, туган җиребездә, туып-үскән йортыбызнын утларын сүндермичә, балаларын, 6 оныгын, 1 оныкчыгын каршы алып, озатып, аларның шатлыкларына сөенеп, уңышларына куанып, бәхетле, тыныч, матур гомер кичерсәләр иде. 

Айсылу Йосыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев