Атабайда яшәүче даими язылучыларыбыз
Тәлгать Галиуллин тумышы белән Атабайдан. Ул биш балалы зур гаиләдә үскән.
– Башлангыч мәктәпне Атабайда тәмамладым, аннары Казандагы интернат-мәктәптә укыдым, анда мине апам урнаштырды. Мәктәптән соң төзелеш техникумын тәмамлап, абыем янына Якутиягә киттем. Мин гаиләдә иң кечесе идем, шуңа күрә әни ялгызы гына калгач, аның янына авылга кайттым. Ул вакытта районда эш күп иде, белгечлегем буенча инженер-төзүче булып Ленин исемендәге колхозга урнаштым. Тора-бара колхозлар юкка чыкты, хәзер Иске Казиле мәктәбендә газ котельнясы операторы булып эшлим.
Тәлгать Фоат улының тормыш иптәше авыл клубында, аннары фермада эшләгән, һәм менә инде егерме елдан артык ул Атабай һәм Бишалаб авылларында яшәүчеләргә, ә күптән түгел Каратал халкына да почта тарата.
Әйтергә кирәк, Гөлназ Галиуллина һәм Рушания Хәсәнова Иске Казиле һәм Иске Барыш авыл җирлекләренә хезмәт күрсәтәләр һәм алар – язылу кампаниясендә безнең иң актив ярдәмчеләребез. Бу актив хат ташучылар район газетасына язылырга теләүчеләрне һәрчак таба. Һәм без алар арасыннан бер гаиләнең язылучылар арасында уздырылган бүләк уйнатуда җиңүче булуына бик шатбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев