Ата-аналар белән очрашу
Узган пәнҗешәмбедә «Салават күпере» балалар бакчасында район педиатры Роза Сафина ата-аналар белән очрашты. Роза Кәбир кызы ОРВИ белән авыручылар саны арткан вакытта кисәтү чараларының әһәмияте турында җентекләп сөйләде, ата-аналар сорауларына җаваплар бирде, үз тәкъдимнәрен әйтте. Алдарак шундый ук очрашу «Кояшкай» балалар бакчасында үткәрелгән иде. Район педиатр балалар сәламәтлеге - милли...
Узган пәнҗешәмбедә «Салават күпере» балалар бакчасында район педиатры Роза Сафина ата-аналар белән очрашты. Роза Кәбир кызы ОРВИ белән авыручылар саны арткан вакытта кисәтү чараларының әһәмияте турында җентекләп сөйләде, ата-аналар сорауларына җаваплар бирде, үз тәкъдимнәрен әйтте. Алдарак шундый ук очрашу «Кояшкай» балалар бакчасында үткәрелгән иде. Район педиатр балалар сәламәтлеге - милли байлык икәнлеген билгеләп үтте. Булачак әни кичергән авыруларның бала сәламәтлегенә йогынты ясавы мисалларын китерде, балалар, яшүсмерләрнең үсештә калышу сәбәпләрен аңлатты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев