Кама Тамагы яңалыклары

"Идел таңнары" газетасы - Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ат чабышы – Сабан туеның иң мавыктыргыч ярышы

Ел саен алар ике номинациядә үткәрелә – эшче атлар һәм ярымтокымлы атлар.

Быел ат чабышларында күрше районнардан килгән кунаклар да катнашты. Аларда Сабан туе алдагы көнне булган.

Без кайбер җайдаклар белән сөйләшеп алдык.

 Апастан Мәүлетов Нәгыйм ярымтокымлы ат чабышында өченче урынны яулады.

 Мин балачагымнан ук атлар белән әвәрә киләм. Әти һәрвакыт ат асрады, ә хәзер минем дә хуҗалыгымда биш ат бар, алардан башка булмый.

 Рамил Әшрәфҗанов традиция буенча Сабан туена кызы Ләйсән белән килгән. Алар икесе дә даими рәвештә ат чабышында катнашалар. Дөрес, бу юлы аларга призлы урыннар бирелмәде.

Иске Казиледән килгән Альберт Сафин ат асраучы Кадыйровлар гаиләсеннән, аларның хуҗалыгында 30дан артык ат бар.

- Мин өченче урынны алдым, ләкин яхшы нәтиҗә дә күрсәтә алыр идем. Стартта ярыш башлануын бик үк кычкырып игълан итмәделәр, мин тоткарландым һәм бераз артта калдым. Ләкин барыбер призерлар арасында.

Атабайдан Рөстәм Йосыпов беренче урынны алды.

- Мин хуҗалыгымда 8 ат асрыйм, төрлеләре бар, нигездә эшчеләр, ә ярымтокымлыларын чабыш өчен тотам.

Икенче урында – Тәтеш районы Алабирде авылыннан Илназ Җәләлиев.

Илзат Хәбибрахманов Йолдыз кушаматлы атын беренче тапкыр чабышка алып чыккан.

-Ул әле ат чабышында катнашырга күнекмәгән, җилдә кыштырдап, җилфердәгән әләмнәр аны бик куркытты, - диде Илзат.

Иң яшь җайдак – Кирельскийдан 13 яшьлек Салих Хәбибрахманов. Ул әлегә урын алмады, ләкин шунысы мөһим: ул әтисе белән бергә ат чабышларында катнашып, трассаны лаеклы үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев