Артур Салихов кабат әти булды!
Җәмгыять

Артур Салихов кабат әти булды!

Җырчы Артур Салихов гаиләсендә күңелле яңалык - Артур икенче тапкыр әти булды! 30 ноябрьдә кичке сәгать 5тә Чаллының бала тудыру йортында җырчының тормыш иптәше Алия ир бала тапкан. Шулай итеп, Салиховларның 5 яшьлек уллары Камил абый булып куйды! "Баланың авырлыгы - 3500 кг, буе - 50 см. Беренче улыбыз Камилгә...

Җырчы Артур Салихов гаиләсендә күңелле яңалык - Артур икенче тапкыр әти булды! 30 ноябрьдә кичке сәгать 5тә Чаллының бала тудыру йортында җырчының тормыш иптәше Алия ир бала тапкан. Шулай итеп, Салиховларның 5 яшьлек уллары Камил абый булып куйды!


"Баланың авырлыгы - 3500 кг, буе - 50 см. Беренче улыбыз Камилгә мин исем кушкан идем, бу юлы исемне Алия сайлады. Улыбызга Самир дигән исем тәкъдим итте. Миңа да ошады. Камил энекәше тууга сөенде, баланы өйгә алып кайткач, нишләр - көнчелеге бар. Алиямә, үзе теләгәнчә, алтын муенса бүләк итәчәкмен", - диде Intertat.ru хәбәрчесенә бәхетле әти.

Салиховлар гаиләсен чын күңелдән котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез!

http://intertat.ru


Нет комментариев